Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 ноябрь 2022, 10:09

Шәфкать туташлары посты – авыруларга ярдәм

Үзәк район дәваханәсендә пациентлар белән эшләү өчен шәфкать туташлары посты оештырылды. Ул быел 15 августта ук эш башлады.

Шәфкать туташлары посты – авыруларга ярдәм
Шәфкать туташлары посты – авыруларга ярдәм

Беркемгә дә сер түгел, социаль челтәрләр табибларга, бигрәк тә терапевтка кереп булмый дигән ачулы язмалар белән тулы. Ә район дәваханәсе идарәлеге планы буенча шәфкать туташлары посты чират көтү вакытын кыскартачак һәм табибларның эшен җиңеләйтәчәк.

– Шәфкать туташлары посты кабинетында өч кеше эшли. Һәркайсының үз вазифасы бар, берсе биохимиягә, ВИЧка, канның һәм бәвелнең гомуми анализларына, ЭКГга, рентгенга юллама бирә, шулай ук кан басымын, кирәк булганда күздәге кан басымын, авырлыкны һәм буйны үлчи, амбулатор картаны язып бирә. Икенчесе шифаханә-курорт картасын тутыру, рецептлар язу белән шөгыльләнә, өченчесе рецептларны терки, табиб кушканча рецепт яза яки пациентны кабул итүгә җибәрә ала, – дип аңлатты поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Елена Ильина.

Тагын бер юнәлеш – ашыгыч ярдәм. Сәламәтлек торышына зарланган пациентка биредә ярдәм төре күрсәтүне ачыкларга булышалар. Әгәр элек пациентның регистрациягә генә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булса, хәзер ул постка килеп, үзен кызыксындырган сорауны шәфкать туташына бирә ала. Участок терапевты, үз чиратында, кәгазь эшеннән азат ителә – димәк, бөтен игътибарын авыруга юнәлтә ала.

– Поликлиникага даими йөрүче пациентлар моның уңайлы булуын аңладылар һәм даруга рецепт алу өчен туп-туры монда киләләр. Көнгә 60ка якын кеше мөрәҗәгать итә, – дип хәбәр итте Елена Александровна.

Ләкин, шәфкать туташы постына мөрәҗәгать иткән пациент шул ук көнне табибка керә алмый, чөнки компьютерда ике тапкыр кабул итү кебек күренәчәк.

Шәфкать туташы посты, ял көннәреннән кала көн саен 8дән 15.42 сәгатькә кадәр эшли.

Сүз уңаеннан, поликлиникада эш көннәрендә 17–20 сәгатькә кадәр кизү торучы терапевтка язылмыйча, шимбә көнне 8дән 17 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Гадәттә, якыннан үтеп барганда хәле начарланып яки поликлиникага якын торучы кинәт авырып киткәндә, мөрәҗәгать итүчеләр күп.

Шәфкать туташлары посты – авыруларга ярдәм
Шәфкать туташлары посты – авыруларга ярдәм
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: