Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 ноябрь 2022, 17:05

Район Мәдәният сарае талантларны ачарга ярдәм итә

Кайберәүләр ялларны ничек файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә икән, дип уйлана. Чишмәдә яшәүчеләр исә район Мәдәният сараенда оештырылган, күңелләренә хуш килгән бию, театр, вокал яки тегү буенча түгәрәкләргә йөри ала.

Район Мәдәният сарае талантларны ачарга ярдәм итә
Район Мәдәният сарае талантларны ачарга ярдәм итә

– Бездә 13 клуб, башкача әйткәндә, түгәрәкләр эшли. Кайсы да булса юнәлеш белән кызыксынучылар үзләре килеп яки https://chishmy-kultura.ru/klubnye-formirovaniya/ сайтында анкета тутыра алалар, – ди методика бүлеге начальнигы Альмира Мөслимова.

«Ак чишмә» бию ансамбле күптән түгел оештырылган түгәрәкләрнең берсе, дип әйтергә мөмкин.

– Әлеге ансамбльнең җитәкчесе булып икенче ай гына эшлим, Татарлар конгрессы конференциясендә тәү тапкыр чыгыш ясадык та инде, – диде Индира Гарифуллина.

«Надежда» халык хорына өлкән яшьтәге хатын-кызлар шөгыльләнә, аларның репертуары рус халык җырларыннан гына тора.

Кисү һәм тегү буенча «Рукодельница» түгәрәгенә 10 яшьтән зуррак кызлар шөгыльләнә, аларны тегү осталыгына Регина Габбасова өйрәтә.

Мәдәният сараенда Рәүф Нарыкбаев җитәкчелегендә «Моңлы гармун» инс-трументаль ансамбле эшләп килә.

«Сәяхәт» татар халык театры да районда спектакльләре белән билгеле.

– 12 ел халык театры режиссеры булып торам. Актерларыбыз поселоктан гына түгел, Калмаш, Үрге Тирмә авылларыннан килеп йөрүчеләр дә бар. Тиздән «Нәфыйга ханым» спектакле белән авыллар буйлап гастрольгә чыгабыз, – диде Филүс Рәхмәтуллин.

Светлана Хисаметдинова җитәкчелек иткән «Ләйсән» хатын-кызлар вокаль ансамбле репертуарында туган ил, мәхәббәт һәм дуслык турындагы лирик җырлар күп.

Рус халык җырлары белән чыгыш ясаучы «Дива» хатын-кызлар ансамбле исә 2021 елда оештырылган. Аның җитәкчесе Лира Сәйфуллина даими иҗади эзләнүдә.

2017 елда үсмерләр өчен оештырылган «Маскарад» театр студиясе быел «Синяя птица» дип үзгәртелгән. Аның белән тәүге көннәрдән башлап Айгизә Әхмәтшина җитәкчелек итә. Әлеге студиядә 7–14 яшьлек балалар шөгыльләнә.

Ризидә Әхмәтшина җитәкләгән «Бәйрәм» хатын-кызлар вокаль ансамбле 2018 елда оештырылган. Әлеге вакытта анда 14 хатын-кыз йөри, репертуарда – татар җырлары.

Ир-атлар вокаль квартетының репертуары исә рус, татар һәм башкорт телләрендә яңгыраган җырларга бай.

Рәфис Мостахетдинов җитәкчелегендәге «Хыял» инструменталь триосы (курай, баян һәм кыл-кубыз) 2021 елдан бирле эшләп килә.

«Жомга» татар фольклор ансамбленә 14 кеше йөри. Аның репертуары баянга кушылып башкарылган халык җырларыннан тора, ансамбль районда үткән чараларда актив катнаша.

Мәдәният хезмәткәрләре хоры белән Светлана Хисаметдинова эшли.

Әлеге вакытта эшләүче түгәрәкләрнең эш графигы турында тулырак мәгълүматны 8 (34797) 2-00-28 номеры буенча шалтыратып белешергә була.

Район Мәдәният сарае талантларны ачарга ярдәм итә
Район Мәдәният сарае талантларны ачарга ярдәм итә
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: