Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 ноябрь 2022, 17:13

Рамил Чурагулов: Ана теле яшәргә тиеш!

Узган атнада Башкортстан Республикасы Татарлар конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасының Чишмә районы буенча отчет-сайлау конференциясе булды.

Рамил Чурагулов: Ана теле яшәргә тиеш!
Рамил Чурагулов: Ана теле яшәргә тиеш!

– Мондый чаралар халкыбыз өчен бик мөһим. Конгресс милләт һәм аның киләчәге өчен җан атучы кешеләрне берләштерә. Республикабызның күп милләтле халкы тату яши, һәр халык үз тамырларын онытмаска, ата-бабаларының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен һәм, әлбәттә, туган телне саклап калырга бурычлы, – дип фикере белән уртаклашты чарага килгән кунак, Башкортстан Республикасы Татарлар конгрессының әдәбият һәм сәнгать комитеты җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагулов.

Ул Чишмә җиренең талантлы шәхесләргә бай булуын ассызыклады, һәм Мостайның туган ягында, Келәш авылында «Шәҗәрә» җырына клип төшерергә ниятләве турында сөйләде. 

Чараны ачу һәм ябу тантанасында татар халкының рәсми булмаган гимны «Туган тел» җыры яңгырады.

Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин Татарлар конгрессының район бүлекчәсе тарафыннан башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Конференциядә һәм тавыш бирүдә 140 кеше катнашты. Алдагы елларда Татарлар конгрессының район бүлекчәсе рәисе итеп бертавыштан Чишмә район мәдәният идарәлеге начальнигы Азат Арсланов сайланды, бүлекчә составына шулай ук Илүзә Гибадуллина, Расиха Уразмәтова, Таһир Кәримов һәм Зөлфия Хөсәенова керделәр. Алар 19 ноябрьдә узган республика Татарлар конгрессы съездына делегат булып бардылар да инде.

Келәш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Расиха Уразмәтова татар телен саклап калу проблемалары турында сөйләде.

– Туган тел – халыкның рухи байлыгы, әдәби мирас, гореф-гадәтләр буыннан-буынга тапшырыла. Кызганычка каршы, хәзер гаиләләрдә, хәтта авылларда да рус телендә сөйләшәләр. Балалар ата-бабаларның телен белмичә, гореф-гадәтләрне хөрмәт итмичә үсә. Ата-аналар татар теле киләчәктә балалар өчен киртә булачак, дип саный. Шуңа күрә алар белән дә туган телнең әһәмияте турында аңлату эше алып барабыз. Балаларны халкыбызның борынгы көнкүреше, милли киемнәре белән таныштыру өчен еш кына музейларга сәяхәт оештырабыз, – диде Расиха Расфар кызы.

Туган телне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән кешеләргә конференциядә район хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рамил Чурагулов: Ана теле яшәргә тиеш!
Рамил Чурагулов: Ана теле яшәргә тиеш!
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: