Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 ноябрь 2022, 17:14

Милеккә салымнар турында 7 төп сорау

Башкортстанда яшәүчеләргә милеккә салымнарны түләп, тынычланыр һәм иртәгә меңнәрчә сум штраф килер инде, дигән борчулы уйлардан арыну өчен бер атнадан аз гына күбрәк вакыт калды. Моңа бәйле нәрсәләрне белү зарур? Түбәндә шул хакта аңлатабыз.

Милеккә салымнар турында 7 төп сорау
Милеккә салымнар турында 7 төп сорау

Тагын нинди салымнар? Минем хезмәт хакыннан тотып калалар бит инде!

2021 елда фатиры, машинасы, җир участогы, гаражы яки башка милеге булган башкортстанлылар 2022 елның 1 декабренә кадәр милеккә салымны мөстәкыйль рәвештә түләргә бурычлы.

Кыйммәтле көнкүреш техникасы яки ювелир бизәнү әйберләре (хәтта миллионнарча сум торсалар да) – бу да сезнең мөлкәтегез, әмма алар буенча исәп алып барылмый, шуңа күрә алар өчен салым түләргә кирәкми.

Бухгалтерия хезмәт хакыннан тоткан 13 процент – бөтенләй башка салым. Ул НДФЛ (физик берәмлекләр кеременә салым) дип атала һәм аның милек салымнарына бернинди катнашы да юк.

 

Миңа кәгазь белешмә килмәде

Мөгаен, килмәс тә. Салым хезмәте акрынлап кәгазь белешмәләрдән баш тарта һәм барысын да электрон төрдә җибәрүгә күчә. Әгәр дә кайчандыр салым түләүченең шәхси кабинетын ачкан булсагыз (аның адресы lkfl2.nalog.ru), белешмә анда киләчәк. Бу бик уңайлы – исәпне сайтта ук бик тиз һәм кайбер банклар билгеләгән комиссияләрсез түләргә мөмкин. Кирәк дип тапсагыз, бланкны чыгарып алып, оффлайн рәвештә түләргә дә була. Квитанцияне «Рәсәй почтасы»ның теләсә кайсы бүлекчәсендә дә алырга мөмкин.

Әйткәндәй, шәхси кабинет турында. Бу – бик уңайлы хезмәт, аны мотлак өйрәнегез. Әйтик, анда вычетка гариза биреп, фатир сатып алуга, дәвалануга, укуга һ. б. киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтарып була. Анда сезнең исемдә нинди милек булуын контрольдә тотарга һәм кирәк очракта аны «ташламалы» шартларда теркәргә, белешмәләр алырга, эш бирүченең сезнең өчен салымнар түләү-түләмәвен тикшерергә һәм кайсы банкларда ябылмаган исәпләр, шул исәптән кредит исәпләре калганын тикшерергә мөмкин. Анда керү өчен бары тик Дәүләт хезмәтләрендә расланган язма гына кирәк.

 

Фатир балага язылган. Аның өчен салым түләргә кирәкме?

Салым күләме яшькә бәйле түгел. Балага фатирның бер өлеше яки ул тулысынча да язылырга мөмкин, ике очракта да аңа мотлак түләү турында белешмә киләчәк, аны ата-аналар яки опекуннар түләргә тиеш булачак.

 

Салым ничек исәпләнә?

Элеккечә, үзаллы бернәрсә дә исәпләргә кирәк түгел, барлык исәпләрне салым хезмәте үзе башкарачак, сезгә түләү өчен гомум сумма һәм код кына киләчәк. Әмма салымның ничек исәпләнгәнен барыбер белергә кирәк.

Иң гади юл белән транспортка салым исәпләнә: ПТСта күрсәтелгән двигательнең  ат көчендәге егәрлеген тарифка тапкырлыйбыз һәм түләргә тиешле сумма килеп чыга. Транспортка салым тулысынча Башкортстан бюджетына юнәлтелә, шуңа күрә төбәк өчен бердәм ставка булдырылган. Тулырак инфографикада карагыз.

Транспортка салым түләүдән тулысынча азат ителәләр:

  Советлар Союзы һәм Рәсәй Геройлары;

  Социалистик Хезмәт Геройлары;

  Дан һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары;

  инвалидлар;

  Бөек Ватан сугышы  һәм башка дәүләтләр территориясендә сугыш хәрәкәтләре

ветераннары, хәрби хезмәт ветераннары;

  хезмәт ветераннары;

  «чернобыльчеләр»;

  күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр (150 ат көченә кадәр машиналарга. Егәрлеге 150–200 ат көче булса, 50 процент ташлама ясала);

  электрокарлар хуҗалары;

  махсус хәрби операциядә катнашучылар яки аларның гаилә әгъзалары.

Газда эшләүче машина хуҗаларына 50 процент ташлама бирелә. 

Җирләргә, йортларга һәм фатирларга салым кадастр бәясеннән процент буларак санала, ул күп факторларны – районның уңайлылыгын, катны, бинаның тузу дәрәҗәсен һәм башка шартларны исәпкә ала. Шуңа күрә үзәктәге «хрущевка»дагы фатирга һәм шәһәр читендәге шундый ук фатирга салым күләме аерыла. Икенче фактор: һәр шәһәрдә һәм районда үз ставка күләмнәре һәм ташламалары бар. Сездә ниндиләре барлыгын www.nalog.gov.ru/rn02/service/tax/ сылтамасы буенча кереп белеп була. Салым чоры итеп 2021 елны сайлагыз.

 

Йорт янды. Машинаны урладылар. Алар өчен салым түләргә кирәкме?

Файдалана алмаган милек өчен салым түләргә кирәк түгел. Мәсәлән, йорт янгыннан зыян күрсә яки машинаны урласалар һәм ул эзләүдә булса. Моның өчен салым түләүченең шәхси кабинетына керегез, «Минем милкем» бүлеген сайлагыз, исәптән төшерергә кирәк булган милекне күрсәтегез һәм моны раслый торган белешмәләрне беркетегез.

 

Гомум йорт милеге өчен салымны ничек түләргә?

Подъезд һәм йорт яны территориясе – йорттагы барлык фатир милекчеләренең уртак милке. Моның өчен һәркем шулай ук салым түләргә тиешме? Бу уңайдан законда төгәл язылган: күп фатирлы йортларның гомумйорт милкенә салым салынмый.

 

Түләмәсәң, нәрсә була?

1 декабрьдән соң түләү суммасына көненә аның 0,025 проценты күләмендә процент өстәлә башлаячак. Хәер, нәрсәнедер үзаллы санарга туры килмәячәк. Салым хезмәте бурыч, пеня күләме һәм тагы да катгыйрак җәза – бурычның 20 проценты күләмендә штрафка тарымас өчен барысын да түләргә кирәк булган вакыт күрсәтелгән белешмә җибәрәчәк.

 

Әгәр сез элек салым хезмәтенә нинди дә булса ташлама алу өчен гариза белән мөрәҗәгать иткән булсагыз, тиеш булган калган ташламаларны һәм вычетларны автоматик рәвештә алачаксыз.

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

Башкортстанның салым хезмәте республикада теркәлгән нинди машиналар хуҗалары иң зур транспорт салымын түләячәген исәпләп чыгарган. Беренче урында – Lamborgini Huracan хуҗасы, ул узган ел өчен 287 мең сумнан артыграк салым түләячәк. Икенче урында – Мercedes-Benz AMG S 65 (284 мең сум), өченче урында – Mercedes-Benz AMG G 63 (263 мең сум) хуҗалары. Республикада бәясе 3 миллион сумнан югарырак булган дүрт меңнән артык машина бар, алар өчен транспорт салымы югары коэффициент буенча исәпләнә.

Милеккә салымнар турында 7 төп сорау
Милеккә салымнар турында 7 төп сорау
Автор:
Читайте нас: