

Шушы көннәрдә махсус хәрби операция барган урыннарга Чишмә поселогының Җиңү паркыннан гуманитар йөк озатылды. Аны җыюда эшмәкәрләр һәм район халкы катнашты. Район башлыгы Ришат Мансуров аларга хакимият исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
– Без әлеге вакытта алдынгы сызыкта булган сугышчыларыбызга рухи ярдәм дә күрсәтәбез, бу аларга өстәмә көч бирә, – дип мөрәҗәгать итте гуманитар йөк озатучыларга Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев.
«Әфганстан ветераннарының Рәсәй берлеге» оешмасының Чишмә бүлеге рәисе, район Советы депутаты Андрей Исаев колоннаны озата китте. Ул аңлатуынча, сугышчылар өчен җыелган гуманитар ярдәм максатчан.
– Без егетләргә кирәкле булган, үзләре сораган әйберләрне алдык. Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ирекле батальон яугирләре белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Бу юлы, техник ярдәм чараларыннан тыш, аларга җылы киемнәр, йон оеклар, башлыклар, медикаментлар алып барабыз, ә «Рәсәй терәге» ир-атлар комитеты 100 данә келәм бирде, – диде Андрей Евгеньевич.
– Махсус операция барган зонага килеп җиткәч, машинадагы товарларны бушату һәм кире кайту мөмкинлеге генә булды, чөнки сугышчылар урнашкан зонада комендант сәгате игълан ителгән, – дип аңлатты ул.
Гуманитар ярдәм илтергә киткән төркем составында Әфган сугышы ветераннары, Уфа гыйбадәтханәләре һәм монастырь хезмәткәрләре дә барды.
Колоннаны Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары һәм үз теләкләре белән хәрби операциядә катнашучы һәм яугирләрнең рухын күтәрергә ярдәм итүче Хәмзә хәзрәт белән Виктор атакай каршы алды.