Чишмэ
+27 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
18 Ноября 2022, 05:36

Һәйкәл яңартылды

10 ноябрьдә районда 1942 елның 5 декабрендә тимер юл һәлакәте булган урында Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булганнар истәлегенә гранит мемориал ачу тантанасы булды.

Һәйкәл яңартылдыҺәйкәл яңартылды
Һәйкәл яңартылды

Моңа кадәр бу урында Чишмәдә куркыныч тимер юл һәлакәте булу – 42 кешенең (38 яралы солдатның, өч сандружинникның һәм бер проводницаның) гомере өзелү турында искә төшереп торган тимер обелиск кына бар иде.

Шул заманнардан соң 80 ел гомер узса да, өлкәннәрнең генә түгел, яшь буынның да әлеге фаҗига турында белүе куанычлы.

– Миңа бу турыда әти-әнием сөйләде. Ул вакытта безнең авыл янында ике состав бәрелешә. Яралылар төялгән санитар поезд Сталинградтан килә. Авария поезд машинистының 34 сәгатьтән артык ял итмичә юлда баруы, ә аның ярдәмчесенең сигнал утларын күрмәве сәбәпле була, – дип үзенең бу фаҗига турында белгәннәрен сөйләде 2нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Азат Байбурин. 

– Ул көнне Чишмә авылының барлык яшьләре, шул исәптән минем апаларым бу урынга бара, ләкин берничек тә ярдәм итә алмыйлар – беренчедән, төн бик салкын булу сәбәпле мичкәләрдәге су юлда туңа, икенчедән, утка якын килү мөмкин булмый, коточкыч хәлне – вагоннардан чыга алмыйча янучыларны басып карап торалар, – дип сөйләде авыл кешесе Рамил Әсәдуллин.

– Без малай чакта ук бирегә килеп йөри идек. 70нче елларда төзелгән һәйкәл бик искергән. Районның ветераннар советы рәисе, Тарих-крайны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев башлангычы белән һәм Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, федераль чаралар ярдәмендә һәйкәлне һәм якын-тирәдәге территорияләрне тулысынча реконструкцияләү үткәрелде. Эшне Фаил Заһретдинов башкарды. Соңгы елларда район торак пунктларында обелисклар һәм стелалар аның куллары белән ясала һәм яңартыла. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү эшендә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм, – дип чыгыш ясады митингта Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров. 

Сүз уңаеннан, Фаил Заһретдинов Халыклар бердәмлеге көнендә хәйрия эшчәнлеге оештырганы, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Чишмә районы хакимиятенең Мактау грамотасы һәм «Ветераннар хәрәкәтенә ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләнде.

Тантаналы чарага сугыш үткән урыннарда тикшерү эшләре алып баручы журналист Римма Буранбаева килде. Ул туган якны өйрәнүче Зинур Усеевның зур эш башкаруын, һәлак булган яугирләрнең исемнәрен ачыклап һәйкәл куярга хыяллануын искә алды.

Бу көнне 1968 елда эшче Николай Зеленкиннан (фаҗиганы үз күзләре белән күргән кешедән) солдатларның гәүдәләре җирләнгән урынны белеп, бирегә кызыл йолдыз белән һәйкәл һәм фаҗига турында язылган табличка куюга ирешкән тәвәккәл пионервожатый Нэля Смирнованы да искә алдылар.

Хәзер бу урында фаҗига турында искә төшереп матур гранит мемориал тора. Без хәтер белән көчлебез, ул безне берләштерә.

Һәйкәл яңартылды
Һәйкәл яңартылды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас