Чишмэ
+13 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
18 Ноября 2022, 07:30

Сабыр канатлары сынмасын...

Адәм баласы дөнья рәхәт тормыш өчен генә килми. Язмыш аны төрлечә сыный: кемнеңдер чирдән башы чыкмый, кемдер баласын, тормыш иптәшен югалта, кемдер эшсезлектән тилмерә, башкалар бер телем икмәккә интегеп булып яши...

Сабыр канатлары сынмасын...Сабыр канатлары сынмасын...
Сабыр канатлары сынмасын...

Адәм баласы дөньяга рәхәт тормыш өчен генә килми. Язмыш аны төрлечә сыный: кемнеңдер чирдән башы чыкмый, кемдер баласын, тормыш иптәшен югалта, кемдер эшсезлектән тилмерә, башкалар бер телем икмәккә интегеп булып яши...

Әмма бөтен кеше дә бу сынауларны бертөсле кабул итми. Арабында, сынауларга бирешеп, эчүгә сабышучылар да, үзенә кул салучылар да бар. Ә башкалар, Аллаһының тәкъдиренә буйсынып, аны түземле һәм сабыр гына үткәрергә тырыша. Тормышта нинди генә хәлләр булуга карамастан, сабыр канатларын сындырмыйча, үзеңдә арытаба яшәргә көч табу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

– Бу дөньяда безнең белән нинди генә хәл булса да, сөенечме ул, кайгымы, аларның һәркайсы безне сынар өчен бирелгән. Шуның белән без бу фани дөньяда имтихан тотабыз. Мондый вакытта беренче чиратта Аллаһыны искә төшереп, аның ризалыгын уйлап, шатлыклы хәлләр булганда шөкер, кайгы килсә сабыр итә белергә тиешбез. Сабырлык үрнәге булып, беренче чиратта, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең язмышы тора. Аллаһы Тәгалә аңа нинди генә сынаулар җибәрсә дә, ул аларны күтәрә белә, соңыннан исә Аллаһының рәхмәтенә ирешә. Сабырлык – ул Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Бу тормышта кайгы-хәсрәтсез генә яшәп булмый. Берәр хәл булып, шуның өчен кайгырып, бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Шуңа да без тәкъдиребезгә Аллаһы Тәгалә язганны күрми китмәячәгебезне аңларга һәм аларны сабырлык белән үткәрергә тиешбез, – дип җавап бирә дин әһелләре.

 

Сабырлык өч төрле була
1. Бәла-казага карата булган сабырлык. Әгәр каза Аллаһ колының малына, җанына һәм баласына төшсә, кешенең бу бәхетсезлекне туктатырга көче дә, белеме дә җитмәсә, ул вакытта риза булып сабыр итәр. Зилзилә, су басулар, сугышлар кебек хәлләрдә авырлыкларга чыдап, сабыр итәргә кирәк. Сабырлыкның савабына ышанмаганнар, бәхетсезлекләр каршысында өметсезлеккә төшеп, дөньядан бизәрләр, алар өчен тормышның тәме калмас. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйткән: «Сезне бераз курку һәм ачлык белән, малларыгызны, җаннарыгызны вә җимешләрегезне бераз киметеп имтихан кылырбыз. Син сабыр итүчеләргә сөенеч бир».
2. Гыйбадәтләрне сабырлык белән кылу.
3. Гөнаһ эшләрне кылмауда сабырлык итү. Бу уңайдан Пәйгамбәребез болай дигән: «Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше түгел, ә нык ачуланган хәлдә, сабыр итеп, ачуын җиңгән кеше көчле була».
Ризаэддин ФӘХРЕТДИН

Хикмәтле сүзләр
*
Берегезнең басып торган хәлендә ачуы чыкса – утырсын, утырып та ачуы бетмәсә – ятсын. Ятып та ачуы бетмәсә, барып тәһарәт алсын.
*
Сабыр төбе – сары алтын.
*
Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше түгел, ә бәлки, нык ачуланган хәлдә, сабыр итеп, үз ачуын җиңгән кеше генә көчле кеше санала.
*
Сабырлык – ир күрке.
*
Сабырлык – түземле булу, авыр хәлләр килгәндә чыдам булып, үзеңә хуҗа булу, ямьсез сүзләр һәм начар хәрәкәтләрдән тыела белүдер.
*
Сабырлык – иманның яртысы.
*
Ошамаган күп нәрсәләреңә сабыр итмичә, ошаган нәрсәләреңнең азына да ирешә алмыйсың.
*
Бары тик сабыр итүчеләргә хисапсыз мөкафәтләр, саваплар булачак.
*
Сабыр иткән – морадына җиткән.
*
Сабырлык – мөселманның коралыдыр.

 

Тулырак: shahrikazan.ru

Сабыр канатлары сынмасын...
Сабыр канатлары сынмасын...
Автор:Люция Улямаева
Читайте нас