Чишмэ
+20 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
3 Ноября 2022, 06:18

Ябалаклы: казылмалар һәм XIX гасыр картасы

Башкортстан Милли архивы фондында Чишмә районы тарихын өйрәнү өчен үзенчәлекле документлар табылды.

Ябалаклы: казылмалар һәм XIX гасыр картасыЯбалаклы: казылмалар һәм XIX гасыр картасы
Ябалаклы: казылмалар һәм XIX гасыр картасы

Бу турыда күренекле мең ыруы башкортларының юлбашчысы Канзафар бинең тууына 490 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференциядә билгеле булды. Әлеге яңалыкны Башкортстан Республикасы архивлары эше буенча идарәлек начальнигы Илһам Фәткуллин хәбәр итте.

Мең ыруы өчен шундый әһәмиятле чарада Чишмә районы делегациясе дә катнашты, аларның күпчелеген Канзафар би туган Ябалаклы авылы халкы тәшкил итте. Мең ыруы башкортларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әхнәф Тимербулатов конференциядә чыгыш ясап, тархан шәхесенең әһәмиятен билгеләп үтте.

– Канзафар би шәхесе һәм эшчәнлеге белән бәйле документларны өйрәнү буенча зур эш алып барылуга карамастан, башкортларның мең ыруы юл-башчысының үсеп килүче буынга үрнәк булып торуы аңлашыла. Балаларга, яшьләргә менә кем турында сөйләргә кирәк! Тәвәккәл, сәяси яктан зирәк фикер йөртүче яшь тарханга ул вакытта нибары 22 яшь булган. Канзафар би башкорт халкы арасында беренчеләрдән булып Рәсәй империясе составына ирекле керү турында килешү төзегән...

Ябалаклыларның иңенә Канзафар би турындагы хәтерне мәңгеләштерү буенча зур җаваплылык төшә. Әлегә алар бергәләп тарханның каберен тәртипкә китергәннәр, чардуганын яңартканнар һәм бюст урнаштырганнар.

– Хәзер безнең авыл археологлар белән тарихчыларны гына түгел, туристларны да җәлеп итәргә тиеш. Шуңа күрә фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча резолюциягә Ябалак-лыга кагылышлы берничә пункт кертелде, – дип билгеләп үтте «Сәлам» мәчете имам-хатыйбы Салават Вәликәев. – Авыл исеме язылган күрсәткечне яңартырга, Шөнгәккүл – Ябалаклы юлын ремонтларга, авылга кергәндә Канзафар би турында мәгълүмат белән авыл картасы баннерын урнаштырырга кирәк. Әлеге вакытта, Канзафар бинең туган авылында музей ачу өчен бөтен көчебезне куябыз. Моның җиңел мәсьәлә булмавын аңлыйбыз, әмма яхшыга өметләнәбез.

– Музей ачу өчен нигез бар, – дип аның сүзләрен хуплый Илһам Фәткуллин. – Берничә юнәлештә тикшеренү эшләре алып барыла. Әйтик, Рәсәй фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәрләре тарафыннан Ябалаклы авылы янында Дим елгасы буенда икенче ел казу эшләре алып барыла. Археологлар 13–14 гасырларга караган авыл калдыкларын тапкан. Бу табылдыклар тарихчылар өчен генә түгел, безнең өчен дә кадерле, чөнки борынгы торак пунктлар Турахан һәм Хөсәенбәк заманнарында да шул урында булган. Кайчандыр анда яшәгән халык кәшәнәләрнең ничек төзелгәнен күргәндер, дип фаразлыйбыз. Тикшеренүләр тәмамланганнан соң тулырак мәгълүмат булыр, дип әйтә алабыз.

Шунысын билгеләп үтәсе килә, архивта әлегә кадәр «тарихчыларның кулы барып җитмәгән» документлар бик күп. Соңгы ачышларның берсе – Ябалаклы авылының 1869 елгы картасы. Конференциядә мин нәкъ менә шушы картаның күчермәсен тантаналы рәвештә мең ыруы башкортларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әхнәф Тимербулатовка тапшырдым.

Сүз уңаеннан, Ябалаклы авылы янындагы Олыкүл турында һәркем беләдер. Ә 150 ел элек ул бөтенләй башкача аталган һәм картада бу урын Озынкүл, дип  күрсәтелгән, икенче бер күлнең атамасы Ташлы Карабүләк булган.

Хәзер безгә атаманың ни өчен үзгәрүен ачыкларга кирәк. Авылның этимологиясе дә бәхәсләр уята. Чыганакларда Ябалаклы авылының исеме «ябалак» сүзеннән килеп чыккан дип күрсәтелгән. Шул ук вакытта Яңа Ябалаклы авылы яныннан зур булмаган Абалаклы елгасы ага, шул рәвешле авыл әлеге гидроним хөрмәтенә аталган дияргә мөмкин.

Шунысын да әйтәсем килә, безгә – галимнәргә, тарихчыларга, туган якны өйрәнүчеләргә, архив материаллары белән эшләүчеләргә Канзафар бигә багышланган документларны өйрәнү буенча зур эш башкарасы бар.

Уфада үткән фәнни-гамәли конференциядә бөек тархан токымыннан булучылар да катнашты. Кайберәүләр Канзафарның борынгы бабалары булуын очраклы рәвештә генә белделәр. Хәзер борынгы нәселнең дәвамчылары бер-берсе турында күбрәк белергә, уртак шәҗәрә төзергә, тархан турындагы хатирәне мәңгеләштерү проектларын тормышка ашыруда булышырга телиләр. Бу эштә аларга БР Архив эшләре идарәлегенең «Башархив.рф» туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең тарихи-документаль проекты ярдәм итә алачак. Анда 1795–1863 еллардагы халык санын алу материаллары урнаштырылган. Шулар буенча теләге булган һәркем ата-бабаларының тарихын белә һәм үз нәселенең шәҗәрәсен төзи ала.

Ябалаклы: казылмалар һәм XIX гасыр картасы
Ябалаклы: казылмалар һәм XIX гасыр картасы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас