Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
3 Ноября 2022, 09:33

Турахан кәшәнәсендә кем җирләнгән?

Чишмә районында август аенда археологик эшләр алып барылды.

Турахан кәшәнәсендә кем җирләнгән?Турахан кәшәнәсендә кем җирләнгән?
Турахан кәшәнәсендә кем җирләнгән?

Турахан кәшәнәсе янындагы кыя ташлы калкулыкта казыну эшләре барышында өч ир-ат, ике хатын-кыз һәм бер сабый бала калдыклары табылды. Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча фәнни үзәге сайтында шул турыда мәгълүмат басылып чыкты. Фәнни үзәкнең матбугат секретаре Айгөл Шәрәфетдинова билгеләп үтүенчә, остеологик материал белән эшләүче Владимир Куфтерин биредә кайчандыр 20–25 яшьләр чамасындагы ир белән хатын, 35–45 яшьләрдәге тагын бер хатын-кыз һәм 45–60 яшьләрдәге ике ир-ат җирләнүен ачыклаган.

Антропологлар бу кешеләрнең физик яктан ныклы, шул чор өчен шактый озын – 164–172 сантиметр буйлы булуын билгели. Биредә «яугир җайдаклар» җирләнгән, дип раслаучы тарихчылар хаклы булуы ихтимал, ди август аенда археологик казу эшләре алып баручылар. Әмма антрополог Владимир Куфтерин нәтиҗә ясарга ашыкмый.

– Бу хакта арытаба махсус тикшеренү эшләре барышында гына әйтеп булачак, – дип билгеләп үтте галим.

 

Безнең белешмә

Турахан кәшәнәсе янындагы археологик эшләр август ахырында оештырылды. Бу тикшеренүләр Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзелеше алдыннан үткәрелә.

Кәшәнә территориясен тикшерү шулай ук музей комплексының фәнни концепциясен төзү өчен дә кирәк.

Турахан кәшәнәсендә кем җирләнгән?
Турахан кәшәнәсендә кем җирләнгән?
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас