Чишмэ
+24 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
3 Ноября 2022, 05:53

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән «туры элемтә»дә яңгыраган иң мөһим яңалыклар

Башкортстан Башлыгы республика халкы белән «туры элемтә» үткәрде. Ул сорауларга дүрт сәгать дәвамында диярлек җавап бирде. Түбәндә «туры элемтә» барышында яңгыраган иң мөһим яңалыклар хакында бәян итәбез.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән «туры элемтә»дә яңгыраган иң мөһим яңалыкларБашкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән «туры элемтә»дә яңгыраган иң мөһим яңалыклар
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән «туры элемтә»дә яңгыраган иң мөһим яңалыклар

Мобилизация һәм ирекле батальон турындаРеспублика өлешчә мобилизация буенча йөкләмәне тулысынча үтәде. Хәзер республика һәм урындагы властьның бурычы – мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Соңгы атнада өч баласы булган 200гә якын кеше хәрби әзерлек үтү урыннарыннан кайтарылды, алар урынына чакыру өчен чикләүләре булмаган егетләр җибәрелде.

– Махсус хәрби операция зонасына юлланган ир-егетләргә хөрмәт сүзләрен белдерәсем килә. Мин аларны шәхсән үзем берничә тапкыр озаттым һәм моның ничек булганын күрдем: алар гаиләләре белән моңсу, әмма чын ир-егетләрчә хушлаша. Алар туристик сәяхәткә түгел, ә гомерләренә һәм сәламәтлекләренә куркыныч янаган урынга китәләр, – диде Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта, республикада Салават Юлаев исемендәге тагын бер ирекле батальон булдырылды. Радий Хәбиров белдерүенчә, ул Росгвардия гаскәрләре составына керәчәк, чөнки күбесенчә СОБР һәм ОМОН ветераннарыннан формалаштырылган.

– Башкортстанда яшәүчеләр махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнаша. Бу башкорт халкының характер үзенчәлеге дә, аның менталитеты да. Борын-борыннан шулай килә. Без Ватан өчен барлык сугышларда катнаштык һәм һәрвакыт илебез белән бергә булдык. Бу геннар буенча тапшырыла, – диде республика Башлыгы.

 

Транспорт реформасы турында

Реформаның беренче этабы киләсе елда брутто-контрактларга күчү һәм автобус паркын киңәйтү белән тәмамланачак. Уфадан автобусларның бер өлешен без рефор-маның икенче этабы башланачак районнарга тапшырачакбыз. Аның төп максаты – район үзәге белән авыллар арасында автобус рейслары булдыру.

 

Салават Юлаев һәйкәле реконструкциягә ябылачак

Салават Юлаев һәйкәле җитди реконструкциягә мохтаҗ, ул тутык белән капланган һәм җимерелә башлаган, дип белдергән идек инде. Республика подрядчыны сайлады, 2023 елның мартына ул тиешле проектны эшләячәк. Шуннан соң һәйкәлне постаменттан төшерергә кирәкме-юкмы икәнлеге, моны ничек оператив рәвештә эшләргә кирәклеге аңлашылачак. Экспертлар ашыгыч рәвештә кирәк дип тапса, Уфаның 450 еллыгын һәйкәлсез каршылау ихтималлыгы да бар. Бу мәсьәлә җәмәгатьчелек белән берлектә хәл ителәчәк.

 

Республика Башлыгы үзенең «отставка»га китүе турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертте

Мин республиканың сайланган җитәкчесе, кешеләр миңа ышанды, республика үсешен минем белән бәйлиләр, һәм мин беркая да китәргә җыенмыйм. Әмма мин үз эшемә хезмәткә караган кебек карыйм. Әгәр дә башка эш-бурычлар йөкләтелсә, мин шуның белән шөгыльләнәчәкмен. Боерык була икән, шинельне киеп, кайда кушалар, шунда барачакбыз. Имеш-мимешләр 2024 елда узачак сайлаулар алдыннан таратыла. Бу постны биләргә теләүчеләр бар, шуңа күрә «цирк»ка әзер булырга кирәк, – диде Радий Хәбиров, үзенең отставкага китүе турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертеп.

Республика Башлыгы аңа карата берничә ил, шул исәптән Украина керткән санкцияләргә мөнәсәбәтен дә белдерде.

– Аларда бернинди сәяси мәгънә дә юк. Ни өчен бу эшләнә? Мин үз позициямне беркайчан да яшермәдем – мин үземне һәрвакыт «путинист» дип әйттем һәм моның белән горурланам. Безнең ил махсус хәрби операция шартларында булганда, кешеләр һәлак булганда үз позицияңне анык белдерү мөһим. Әгәр син илдә яшисең икән, авыр минутларда аны якларга тиешсең, – диде ул.

 

Югары уку йортларын берләштерү турында

Без вузларны бетерү өчен түгел, ә көчәйтү өчен берләштердек. Рәсәй югары уку йортлары картасында зур уенчы булдырып, берләшкән университетны финанслауны көчәйтәбез. БашДУның мин 14 ел эшләгән Хокук институты җитәкчелеге бу карар өчен мине тәнкыйтьли, әмма мин моның дөрес карар икәнлеген эш белән раслаячакмын. Без беркемне дә кыскартмаячакбыз, ләкин эшлексезләрне дә тотмаячакбыз. Студентлар мондый дәрәҗәле вузда укулары белән горурланачак.

 

Яңа ел корпоративларын ничек үткәрергә?

Офиста җыелып, коллегаларыңны тәбрикләп, бер бокал шәмпан шәрабы эчүдә бернинди дә начарлык юк. Яңа елны беркем дә гамәлдән чыгармады. Хезмәттәшләребез, гаиләбез белән җыелырга һәм аны билгеләргә тулы хакыбыз бар. Тик артистлар чакырып, купшы бәйрәмнәр оештырып түгел. Бу урынсыз, вакыты ул түгел.

 

Бераз шәхси тормыш турында

Хоккей уйнаганда имгәнгәннән соң, Радий Хәбировның тезенә операция ясадылар, хәзер сәламәтлеге яхшы, эш кәефендә, реабилитация үтә, шуннан соң ул хоккейга әйләнеп кайтырга ниятли.

«Пылау пешерү – үткән этап, мин инде хәзер башка ризыклар әзерләүне дә үзләштердем – уха да пешерәм, тандерда кабыргалар да кыздырам. Бу ял бирә. Ләкин әле пешерәсе дә, күрсәтәсе дә килми. Бу катлаулы чорны үтәргә кирәк».

Балаларына еш кына вакыты җитми кала. Олы улы Фәрит кайчагында әтисе янына чәй эчәргә килә. Балаларының фоторәсемнәрен республика Башлыгы, хәвефсезлек күзлегеннән чыгып, күрсәтми, чөнки ул җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм агрессив мохиттә яши.

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

Барлык мөрәҗәгатьләр дә хакимиятләргә тапшырылды

Радий Хәбиров үз Хакимиятенә «туры элемтә»гә килгән барлык мөрәҗәгатьләрне эшкә алырга, җаваплы кешеләргә таратырга һәм соңыннан алар буенча башкарылган эш турында хәбәр итәргә кушты. Шуңа күрә сезнең соравыгыз яңгырамаган икән, борчылмагыз, җавапны барыбер алачаксыз.

 

ЯХШЫ ХӘБӘР

Пенсионерларга республиканың иң матур урыннары буйлап сәяхәткә бушлай йөрү мөмкинлеге биргән «Башкортстанда озын гомерлелек» программасы киләсе елга ике тапкырга арттырылачак. Хәзер ике тапкыр күбрәк пенсионерлар сәяхәткә чыга алачак!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән «туры элемтә»дә яңгыраган иң мөһим яңалыклар
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән «туры элемтә»дә яңгыраган иң мөһим яңалыклар
Автор:
Читайте нас