

Чишмә районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге 1966 елда оештырылган (тәүге атамасы – Чишмә районы эчке эшләр бүлеге карамагындагы ведомстводан тыш сак бүлеге).
Шул вакыт эчендә бүлеккә биш кеше: 1966–1980 елларда – полиция капитаны Сергей Котов, 1980–1998 елларда – полиция подполковнигы Ринат Ганиев, 1998–2005 елларда – полиция подполковнигы Салават Собханкулов, аннары бер ел буена Зинур Тангелбаев, 2006–2021 елларда майор Азат Халиков, 2022 елдан полициянең өлкән лейтенанты Владимир Кириллов җитәкчелек итә.
1983 елга кадәр объектларны каравылчы постлары гына саклый. Соңрак пультлар куела, ә 1986 елда үзәкләштерелгән сак пункты оештырыла, машина сатып алына һәм объектларны милиционерлар саклый башлый.
2016 елның 1 октябреннән, РФ Президенты Указына ярашлы, ведомстводан тыш сак РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте составына керә.
Бүгенге көндә Чишмә районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге штатында 25 хезмәткәр исәпләнә. Әлеге вакытта алар төрле милектәге 195 объектны, гражданнар яшәгән һәм милекләре сакланган 14 урынны, бер автотранспортны саклый, бу объектларның барсы да үзәкләштерелгән сак пунктына тоташтырылган.
Гөлназ Улямаева һәм Айгөл Кирәева биш елдан артык идарә пультында кизү торалар. Сигез полицейский үзләренең хезмәт бурычларын намус белән үти. Автопаркта дүрт берәмлек техника бар.
Эмиль Байбурин (полиция бүлеге командиры, өлкән прапорщик), Рөстәм Ильясов (полиция бүлегенең өлкән полицейские, өлкән прапорщик), Руслан Янборисов (полиция бүлеге шоферы, прапорщик) 20 елдан артык хезмәт бурычларын намус белән башкаралар. Кадрлар эше белән Регина Ганиева шөгыльләнә.
Сүземә йомгак ясап, ведомстводан тыш сак бүлеге район буенча милек һәм иминлек сагында торганда чишмәлеләр үзләрен тыныч хис итә ала, дип ышаныч белән әйтә алам, чөнки бездә тәҗрибәле, үз бурычын намуслы башкарган һәм яраткан эшенә тугры кешеләр эшли.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне һөнәри бәйрәмебез, ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылуга 70 ел тулу белән чын күңелдән котлыйм! Безнең хезмәт милли гвардия гаскәрләре системасында нәтиҗәлелеге һәм ышанычлылыгы вакыт белән сыналган иң мөһим звеноларның берсе. Ару-талу белми эшләвегезгә иң яхшы бәя – тырыш хезмәтегезне югары бәяләүче кешеләрнең ышанычы. Алдыгызга куелган бурычларны арытаба да намус белән үтәрсез дип ышанам. Бу бәйрәм көнендә ведомстводан тыш сак бүлегенең барлык хезмәткәрләренә, шулай ук ветераннарга ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге, тормышта тотрыклылык, ныклылык һәм иминлек телим!