Чишмэ
+21 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
21 Октября 2022, 05:34

Тук кеше эшкә батыр, күңеле көр

Дөньяда ел саен 20 октябрьдә Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. «Үзәк» МТС предприятиесе карамагындагы «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлегендә басу эшләре барган мәлдә эшчеләрне кырга барып яки авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәлеге янындагы ашханәдә ашаталар.

Тук кеше эшкә батыр, күңеле көрТук кеше эшкә батыр, күңеле көр
Тук кеше эшкә батыр, күңеле көр

Пешекче хезмәте җиңел түгел. Төшкелеккә беренче һәм икенче ашка ике төрле ризык, эчемлек әзерләргә, барысын да термосларга салырга һәм кырда эшләүчеләргә илтүче машинага төяргә кирәк.

– Безнең кызлар булдыра, алар – үз эшенең чын остасы. Тәмле пешерәләр, төрле ризыклар – ит салып щи, борщ, рассольник, токмачлы һәм борчаклы, крестьяннарча аш әзерлиләр. Ә икенчегә гуляш, котлетлар була, камыр ризыклары пешерәләр, яшелчәләрдән салатлар, ашка салу өчен сохари да ясарга өлгерәләр. Ә бит алар сезонда көненә өч-дүрт тапкыр – иртәнге, төшке һәм ике тапкыр кичке аш әзерлиләр, – ди Чишмә бүлеге идарәчесе Илгиз Ишмаев.

Чувалкип ашханәсенең тагын бер тәмле ризыгы – биредә оетылган катык. Ул фермадан китерелгән аертылмаган сөттән әзерләнә. Аның оеткысын авыл халкы да, предприятиегә килгән кунаклар да сорап ала.

Гаҗәп, басу эшләре барган вакытта көнгә өч, кайчагында дүрт тапкыр алтмышар кешене тукландыручы ашханә коллективында нибары ике пешекче – үз эшенең осталары эшли.

Емеш Хәбибуллина белеме буенча шәфкать туташы, ә Раушания Бәдретдинова – бухгалтер, кайчандыр кибеттә саткан, биредә эшли башлауларына биш елдан артык. Сүз уңаеннан, Раушания күрше Тәпәреш авылыннан килеп йөри.

– Пешекчеләр пенсиягә чыккач, безне чакырдылар. Авылда башка эш юк, ризалаштык, – ди алар.

Аларның эше март аеннан, механизаторлар техника ремонтлый башлаганнан алып ноябрьгә кадәр – көнбагыш белән шикәр чөгендерен алганчы дәвам итә. Сезон тәмамланганнан соң ашханәне юып-җыеп чыгалар. Ә март аенда суган кыяклары утыртылган һәм яшелчә үсентеләре чәчелгән савытларын алып янә ашханәгә киләләр.

Эш көне иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр дәвам итә, тулай торакта яшәүче хезмәткәрләр өчен кичке ашны пешекчеләр картон тартмаларга салып кертеп калдыралар, алар аны микродулкынлы мичтә җылытып ашый.

– Азык-төлек белән проблема юк, яшелчәләрне Кырмыскалыдан – баш предприятиедән китерәләр, – ди Раушания Фәрхулла кызы.

Без бирегә нәкъ төшке аш вакытында килдек. Ашханәдән  шаярып, сөйләшеп бер төркем эшчеләр чыгып килә иде, араларыннан берсе ниндидер җыр көйләп сызгыра. Тук кешенең күңеле дә көр була шул. Төшке аштан соң алар пешекчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. «Рәхмәт» сүзләре һәм ихлас елмаю – ашханә хезмәткәрләренең эшенә зур бәя бит ул.

Тук кеше эшкә батыр, күңеле көр
Тук кеше эшкә батыр, күңеле көр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас