Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
21 Октября 2022, 06:49

Мемориаль тактаташ ачылды

Уфада якташыбыз, җырчы, БАССРның атказанган артисты Гомәр Әбделмәновка мемориаль тактаташ ачылды.

Мемориаль тактаташ ачылдыМемориаль тактаташ ачылды
Мемориаль тактаташ ачылды

Тантаналы чарада республиканың мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов, Башкортстанның Композиторлар берлеге рәисе Ләйлә Исмәгыйлева, Чишмә районыннан делегация, хезмәттәшләре, туганнары һәм дуслары катнашты. Мәрмәр плитә Гомәр Мөгалләм улы 1986–2020 елларда яшәгән Зорге урамындагы 32/1 йортта урнаштырылды.

Артист 1929 елның 15 декабрендә Чишмә районының Чукраклы авылында туа. Башкорт театр-сәнгать училищесын тәмамлый. БАССР Министрлар советы каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитетында, БАССР Мәдәният министрлыгында эшли. Стәрлетамак шәһәренең мәдәни-агарту училищесында укыта. Шулай ук Башкорт филармониясе солисты, 1969–1992 елларда Рәсәй Федерациясе Композиторлар берлегенең башкорт музыкасы фонды бүлеге директоры була. 

Аның талантына гашыйк тамашачылары Гомәр Әбделмәновны Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов һәм башка авторлар иҗат иткән лирик җырларны тәүгеләрдән булып башкаручы буларак хәтерли. «Имәннәр шаулый», «Югалма юлларымнан», «Сиңа тагы мин бер киләм әле» һ. б. җырлары башкорт эстрадасы хитлары булып кала. Республика радиосы фондында аның башкаруында 60тан артык җыр саклана.

Гомәр Мөгалләм улы күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге, мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен 1989 елда БАССРның атказанган артисты, 2020 елда Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә. Ул 2020 елның 30 октябрендә вафат була.

Мемориаль тактаташ ачылды
Мемориаль тактаташ ачылды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас