Чишмэ
+11 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
20 Октября 2022, 04:45

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Башкортстан мобилизацияләнгәннәргә ничек ярдәм итә?

Республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары да өлешчә мобилизациягә эләккән якташларыбызга ярдәмгә актив кушылды. Республика җитәкчелеге дә, иҗтимагый оешмалар да солдатларга ярдәм чараларының тулы бер комплексын эшкә кушты.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Башкортстан мобилизацияләнгәннәргә ничек ярдәм итә?Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Башкортстан мобилизацияләнгәннәргә ничек ярдәм итә?
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Башкортстан мобилизацияләнгәннәргә ничек ярдәм итә?

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә волонтерлар булыша

Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән һәр шәһәрдә һәм районда Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы ачылды. Штаб хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның һәм мобилиза-цияләнгәннәрнең гаиләләренә социаль, психологик, көнкүреш һәм башка төр ярдәм күрсәтергә: азык-төлек һәм дарулар алып килергә (мөрәҗәгать итүче исәбенә), йорт һәм хуҗалык буенча ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Штаб телефоны: 8-800-201-89-03, эш вакыты – 9дан 18 сәгатькә кадәр. Волонтер булырга һәм башкаларга булышырга теләгән очракта да шушы номер буенча шалтыратырга кирәк. Шулай ук «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Солдатка посылка җибәрергә теләсәң

Оборона министрлыгы тарафыннан бирелергә тиеш булган һәм бирелгән киемгә өстәп, республика да бездән мобилизацияләнгән ир-егетләргә уңайлы хезмәт итү өчен кирәкле әйберләр сатып ала һәм тапшыра. Шәһәрнең барлык районнарында мобилизацияләнгәннәр өчен посылкалар кабул итү һәм җибәрү пунктлары ачылды. Бандероль адресатка тәгаен барып җитсен өчен, тартмага мобилизацияләнгән кеше-нең исем-фамилиясен, әтисенең исемен, җибәргән көн датасын һәм телефон номерын языгыз. Посылка яхшылап төрелгән булырга, ләкин печатьләнмәскә тиеш.

Хәрби хезмәткәрләргә иң кирәкле әйбер-ләрне: термобелье, перчаткалар, баш кием-нәре, спальниклар, яңгырдан саклаучы курткалар, фонарьлар, шәхси гигиена чаралары тапшырырга мөмкин. Дарулар фабрикада төрелгән булырга тиеш, озак вакыт саклана торган азык-төлек кенә кабул ителә. Тиз бозылучы продуктлар, пыяла савытлар һәм алкоголь җибәрү тыела.

Посылкаларны үзәкләштерелгән рәвештә урнашу урыннарына атна саен илтәчәкләр! Аларны туганнары гына түгел, теләге булган һәркем тапшыра ала. Мәсәлән, күп кенә мәктәпләрдә укучылар солдатларга рәсемнәр ясады.

Хәбәр итүебезчә, безнең солдатлар Пенза, Саратов, Казан, Елань һәм Вольсктагы уку үзәкләрендә бер ай чамасы вакыт уздырачак, ә аннары махсус хәрби операция зонасына юл тотачаклар.

 

«Үз» солдатлары янына мэрлар һәм район башлыклары барачак

Узган атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет башлыклары белән мобилизацион киңәшмә үткәрде, анда аларга үз шәһәрләреннән яки районнарыннан булган ир-егетләр хәрби әзерлек үткән чорда, ким дигәндә, ике тапкыр алар янына барырга, хәлләрен белергә, нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга кушты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә җитәкчеләр, өстән күрсәтмә көтмичә, ир-егетләребез хәрби әзерлек үткән урыннарда булды да инде. 

Азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклардан тыш, район башлыклары солдатларга иң җылы һәм изге әйберләр – туганнарыннан һәм якыннарыннан хатлар, балаларның рәсемнәрен, битараф булмаган якташларыннан бүләкләр алып бара. Әйтик, Белорет районы башлыгы өлкән яшьтәге ирнең район хакимиятенә курай белән гитара алып килүен һәм аларны сугышчыларга илтеп бирүләрен үтенүен язган.

Искәртеп узабыз, мобилизацияләнгән кешеләребез хәрби өйрәнүләр үткән һәр частьта Радий Хәбиров җәмәгать башлангычларында үзенең киңәшчесен билгеләде. Алар барысы да – оештыру һәм хәрби тәҗрибәләре булган абруйлы кешеләр. Алар аша республика егетләр белән элемтәдә тора, көнкүреш һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Шулай ук мобилизацияләнгәннәр  әзерлек үткән урынга фельдшерларны җибәрделәр, сәламәтлек буенча проблемалар килеп чыккан очракта аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Өлешчә мобилизация буенча сорауны кайда бирергә?

Башкортстанда Ситуацион үзәк базасында мобилизация мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» эшли. Сорауларны 112 телефоны буенча бирергә мөмкин, 1 төймәсе, көн саен урындагы вакыт белән 8дән 20 сәгатькә кадәр.

Шулай ук Башкортстан ЦУРы борчыган сорауларга җавап бирүче программаны эшкә кушты. Әгәр дә әле урнаштырмаган булсагыз, «Телеграмм»ның бушлай программасын телефоныгызга күчерегез (ул WhatsAppка охшаган, әмма анда функцияләр күбрәк) һәм эзләү сызыгында Mobilizacia_Bash_Botны җыегыз – меню ачылачак. Анда кызыксындырган сорауларга җавапларны табарга мөмкин.

 

 

ШУЛ УК ВАКЫТТА

Владимир Путин студентлар өчен отсрочка турындагы указга кул куйды

Рәсәй Президенты Владимир Путин мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп тору турындагы Указга үзгәрешләр кертте. Төзәтмәләр нигезендә, түбәндәге категория гражданнар чакырылуы кичектерелә:

  аспирантлар һәм ординаторлар;

  инновацион фәнни-технологик үзәкләрдә урта һөнәри һәм югары белем алучы гражданнар;

  дини белем бирү оешмаларында укучылар.

Указ үз көченә керде һәм «2022 елның 21 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә» кагыла, ягъни Рәсәйдә өлешчә мобилизация игълан ителгән көннән гамәлдә.

Моңа кадәр Президент, шулай ук көндезге бүлектә яки көндезге-читтән торып беренче югары белем алучы студентларга, шулай ук колледж укучыларына отсрочка бирде.

 

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

Солдатлар янына артистлар агитбригадасы бара

Республика Башлыгы Радий Хәбиров мәдәният министры Әминә Шәфыйковага мөмкин кадәр тизрәк артистлардан агитбригадалар оештырырга кушты, алар концертлар белән мобилизацияләнгәннәр хәрби әзерлек үткән урыннарга барачак. Аның сүзләренә караганда, аңа артистлар үзләре үк шундый башлангыч белән мөрәҗәгать иткән.

– Без мобилизацияләнгән егетләр белән сөйләштек. Алар: «Җырлар тыңларга вакытыбыз бар, без сагынабыз», – диде. Бу айда, ким дигәндә, икешәр чыгыш оештырырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.

 

 

Игътибар!

Мобилизацияләнүчеләр өчен посылкалар Чишмә районы хакимияте бинасында (адрес: Чишмә поселогы, Киров урамы, 50) кабул ителә.

Тел.: 8 (34797) 2-06-77. Бу эш белән Әхмәдиев Радик Рәшит улы җитәкчелек  итә.

Безнең якташ яугирләргә беренче чиратта мөһим булган әйберләр сатып алуга акча җыю өчен Чишмә районы буенча Хәйрия фонды реквизитлары:

Некоммерческая организация Благотворительный фонд «Поддержка социального развития Чишминского района» с назначением платежа «Для приобретения спецсредств».

ОГРН 1090200001980,

ИНН/КПП 0250013154 / 025001001

Банк Филиал «ПAO УРАЛСИБ» г. Уфа БИК 048073770

К/с 30101810600000000770

Расчетный счет 40703810700320000036

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Башкортстан мобилизацияләнгәннәргә ничек ярдәм итә?
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Башкортстан мобилизацияләнгәннәргә ничек ярдәм итә?
Автор:
Читайте нас