Чишмэ
+11 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
18 Октября 2022, 07:14

Тәнгә – сихәт, җанга – шифа

«Хуш исле пар тәнгә генә түгел, җанга да дәва» дигән әйтем бар. Аның файдасы нәрсәдә соң? Чишмә поселогында урнашкан «Әкияттә кунакта» мунча комплексы хуҗасы Нәфис Габдрахманов белән әңгәмәдә без бу сорауга җавап табарга тырыштык.

Тәнгә – сихәт, җанга – шифаТәнгә – сихәт, җанга – шифа
Тәнгә – сихәт, җанга – шифа

– Мунча турында сөйләгәндә, агач бүрәнәдән салынган корылма, миннекләр, кайнар пар һәм көч бирүче бозлы бәке күз алдына килә, дөрес фикер йөртәмме?

– Дөрес. Рус мунчасы агач бурадан салына, яңа бәйләнгән миннек исе, утын яккан мичтән чыккан җиңел пар, хуш исле үлән чәе һәм рәхәт компания белән күзаллана. Мунча тән өчен генә түгел, ә җан өчен дә сихәт, – дип җавап бирде мунча комплексы хуҗасы Нәфис Нәкыйп улы.

– Ә көч бирүче бәке булу мөһимме?

– Чагу хис-тойгылар һәм сәламәтлекне ныгыту өчен анысы да кирәк. Безнең комплекста ул куллану өчен уңайлырак җайланмалар: бассейннар,

чаннар һәм коену бүлмәләре белән алыштырылган. Чөнки чабынганнан соң салкынча суда коену һәм суык һавага чыгып җылы бассейнга чуму үзе бер рәхәт.

Мунча эченең даими рәвештә юып чыгарылуын һәм махсус чаралар белән дезинфекцияләнүен, ә суның фильтр аша үткәреп чистартылуын да әйтеп үтим. Шуңа күрә бездә сәламәтлекне арттыру «хәвефе» генә бар.

– Шулай итеп, мунчаның өстенлеге нәрсәдә соң?

– Мунчаның асылы үзгәрешсез кала. Артык эссе булмау, ә дымлылык югары булу хисабына мунчаны өлкәннәр дә, балалар да яратып керә. Чабыну организмны чыныктыра, иммунитетны күтәрә. Ә сәламәтлек белән проблемалар булганда саграк булырга һәм чабыну белән мавыкмаска кирәк.

–  Дөресен генә әйткәндә, мунча комплексына юыну өчен генә килмибез бит?

– Әйе, биредә мәшәкатьләрне онытып ял итәргә, стресстан арынырга да мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы вакытта «Әкияттә кунакта» комплексына балалары, гаиләләре белән килүчеләр күп. Балалар рәхәтләнеп аралашалар, ә бер атна эчендә бер-берсен эштән соң гына күргән ата-аналар өчен бу вакытны бераз туктатып торып уңайлы мохиттә гаилә белән бергә булу өчен менә дигән мөмкинлек. Чабындыру өчен «мунчачы» да бар, бу хәзер популяр хезмәт булып тора.

– Биредә актив ял итүчеләр дә бармы?

– Бик еш. Күңел ачып  туган көн, тематик кичәләр, бәйрәмнәр, корпоративлар һәм дусларча очрашулар үткәрү өчен дә мунчага киләләр. Биредә әлегә туй гына үткәргәннәре юк. Ә күңел ачу рәвеше заказ бирүчеләргә бәйле, безгә бер килгән кешеләр арытаба даими клиентларыбыз булып китә, – дип сөйләде Нәфис Габдрахманов.

Тәнгә – сихәт, җанга – шифа
Тәнгә – сихәт, җанга – шифа
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас