Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
7 Октября 2022, 05:45

«Толпар»да элекке традицияләр саклана

Туберкулезга каршы «Толпар» балалар диспансерының «Алкин» бүлекчәсе ачылуга – 95 ел.

«Толпар»да элекке традицияләр саклана«Толпар»да элекке традицияләр саклана
«Толпар»да элекке традицияләр саклана

Шул уңайдан «Башкортстанда балалар һәм үсмерләрне шифаханә-курортта дәвалау» дип аталган фәнни-гамәли конференция булды. Чарага балалар шифаханәләренең баш табиблары, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре чакырылды. Республиканың туберкулезга каршы диспансерының баш табибы Шамил Булатов билгеләп үтүенчә, «Толпар» – Башкортстаннан читтә дә билгеле булган сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсе. Биредә 95 ел элек нигез салынган барлык традицияләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Туберкулезга каршы «Толпар» балалар шифаханәсенең баш табибы Артур Галиуллин сүзләренә караганда, ул үсмерләрне дәвалаучы бердәнбер шифаханә.

– Республика туберкулезга каршы балалар шифаханәсенең төрле районнарда һәм шәһәрләрдә биш филиалы бар. Үзәк филиал Уфада, ә иң зур бүлекчә Алкинда урнашкан, шулай ук Октябрьский һәм Бөре шәһәрләрендә дә филиаллар бар. Күптән түгел Туймазы районының Нижнетроицкий авылында элек «Таллы-Күл» шифаханәсе булган бинада тагын бер филиал ачылды.

«Толпар» Башкортстанның гына түгел, Рәсәйдәге иң зур шифаханәләр-нең берсе. Ул 600 урынга исәпләнгән, анда ел саен 8 меңнән артык бала һәм үсмер сәламәтлеген ныгыта. Рәсәйнең күп кенә шәһәрләре белән хезмәттәшлек итәбез, мәсәлән, Екатеринбург балалары берничә ел рәттән безгә килеп дәвалана. Кичә тагын 250 баланы кабул иттек, – дип сөйләде Артур Риф улы. – Шифаханәнең матди-техник базасы даими

рәвештә камилләшә, уку барышына да зур игътибар бирелә. Бүген медицина учреждениесенең 95 еллык юбилее билгеләп үтелә. Шифаханәнең традицияләрен саклап кала алуыбыз белән горурланабыз, – диде ул.

– Югары дәрәҗәгә ирешү күпьеллык хезмәт белән расланган, – дип билгеләп үттеләр фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар.

Шифаханәгә килгән кунаклар белән бергә агач утырту традициясе әле дә сакланып килә. Бу көнне дә бина каршында балалар шифаханәләренең барлык баш табибларының дуслык һәм ышаныч символы буларак зәңгәр чыршылар аллеясы утыртылды.

 

«Толпар»да элекке традицияләр саклана
«Толпар»да элекке традицияләр саклана
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас