

Традициягә әйләнгән бүләкләү тантанасы ике бәйрәм – Укытучылар һәм Тәрбиячеләр көне уңаеннан үтте.
Арслан мәктәбенең педагогик хезмәт ветераны Роза Шәрәфетдинова БР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бу көнне Чишмә поселогының беренче мәктәбенең элекке директоры Рамил Уразмәтовка һәм Келәш мәктәбенең элекке директоры Альбина Каһармановага «Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелде. Калмаш мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе Ринат Байков Дәүләт җыелышы – Корылтайның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Беренче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Петровага, бишенче мәктәпнең математика укытучысы Зөлфия Янбарисовага, поселокның «Светлячок» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәнзилә Мәсәлимовага РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Пионерлар һәм укучылар йорты педагогы Фәридә Байбурина, гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Байбурина, «Светлячок» балалар бакчасы педагог-психологы Гөлнара Янбарисова Рәсәй Федерациясе «Мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булдылар.
5нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Диана Хәмзина һәм Келәш мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Халидә Хөсәенова «БР мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнделәр.
Чара җылы һәм дустанә шартларда узды, чыгыш ясаучыларның, район Мәдәният сарае, Пионерлар һәм укучылар йорты, Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренең һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның концерт номерлары белән милли киемнәрдә чыгыш ясаулары кичәгә ямь өстәп җибәрде. Ә Диана Байбурина белән Диана Урманова башкаруындагы җыр күпләрнең күңеленә хуш килде.