

Әгәр яшьләр өлкән яшьтә булган кешеләрне хөрмәт итсә, алар олыгайгач шундый ук игътибарны алачак. Нинди милләт һәм дин тотуына карамастан, барлык олы яштәге кешеләргә яшьләр игътибар юнәлтеп, хөрмәт белән карарга, аларны яратырга һәм мөмкинлек булганда ярдәм итәргә тырышырга тиеш.
Карт булган кешеләргә яшьләр шулай ук ихтирам белән карарга тиешлеләр. «Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел», дип әйткән пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм. Чал чәчле олы кешене хөрмәтләү Аллаһ каршында гыйбадәтнең билгесе булып тора. Ягъни кем олы яшьтәге кешегә хөрмәт күрсәтә, шулай ук Аллаһ алдында хөрмәт казана.
Хөрмәткә нәрсә керә: олы яшьтәге кешеләргә игътибарны юнәлтү, аларны карау, булышу, хәлләрен белү, матур һәм җылы сүз әйтү, авырып китсәләр тәрбияләү, матди ярдәм күрсәтү, яхшы шартлар-уңайлыклар тудыру, белемнәрен арттыру, тору урынын яхшырту. Яшьләр олы яшьтәге кешеләр белән беренче булып исәнләшергә, аларга урын бирергә һәм үзләренең ярдәмен тәкъдим итәргә ашыгырга тиешләр.
Күпчелек мөселман яшәгән илләрдә картлар йортлары да юк. Андагы мөселманнар әти-әниләренә карата яхшы һәм күркәм мөнәсәбәттә булса, үзләренең тормышлары матур, бәрәкәтле булачагын ачык аңлый.
Татар мәкальләрендә дә өлкәннәргә карата матур сүзләр табып була: «Өлкәннәргә хөрмәт – үзеңә хөрмәт», «Атаңнан олы кеше белән уйнап һәм тупас итеп сөйләшмә», «Ата-бабаны тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган», «Кешегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп юл бир», «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне», «Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә юлыгыр»...
http://shahrikazan.ru