Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
29 Сентября 2022, 07:22

Надежда Игнатьева: Дәваханәгә түгел, ә спортзалга йөреячәкбез

Чишмә районында 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Башкортча озын гомерлелек» программасы буенча «Сәламәтлек» төркеме эшли башлады.

Надежда Игнатьева: Дәваханәгә түгел, ә спортзалга йөреячәкбезНадежда Игнатьева: Дәваханәгә түгел, ә спортзалга йөреячәкбез
Надежда Игнатьева: Дәваханәгә түгел, ә спортзалга йөреячәкбез

Көн саен эшләп йөрүче кешеләрнең сәяхәткә, музейларга, мәдәни учреждениеләргә бару һәм спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт җитми, дигәнен күп

тапкыр ишеткәнем бар. «Пенсиягә чыккач вакытым булыр, шунда спорт белән шөгыльләнермен әле», – дип вәгъдә итә алар үзләренә. Чыннан да, күпләр лаеклы ялга чыгуга башкача тормыш рәвешенә күчәләр, сәяхәт итәләр, китап язалар, иҗтимагый эш, укыту белән шөгыльләнәләр, яңа һөнәр өйрәнәләр, яшь чакта кул җитмәгән яңа өлкәләрне үзләштерәләр.

Чөнки пенсия яше – ул тормышның чираттагы этабы, бу чорда яңа офыклар ачыла һәм буш вакыт күбрәк була.

Чишмә районының ветераннар советы оештырган «Сәламәтлек» клубына йөрүчеләр дә үзләренә биргән вәгъдәне тотып, физкультура төркеменә язылганнар. Спорт дәресләре атнага өч тапкыр үтә.

Сишәмбе көнне дәвалау гимнастикасы, пәнҗешәмбе йөзү белән шөгыльләнәләр, ә чәршәмбедә Ленин паркындагы стадионда скандинавия йөреше белән мавыгучылар җыела.

«Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексы идарәлеге үз вакытын файдалы итеп үткәрергә теләүчеләргә уңайлы спорт залы һәм бассейн тәкъдим иткән.

– Без сезгә һәрвакыт шат, – дип сәламләде аларны спорт комплексы директоры Елена Рычкова. – Сезнең белән атнага ике тапкыр очрашып дәресләр үткәрәчәкбез. Бассейнда мөмкин кадәр файдалы һәм кызыклы булсын өчен мин сезнең белән аквааэробика үткәрермен. Аннары бу күнегүләрне үзегез дә эшли алырсыз. Даими рәвештә бирегә йөри башлагач төрле спорт ярышлары, фестивальләр оештырырбыз. Актив йөрегез, дусларыгызны һәм танышларыгызны да алып килегез, сәламәт булыгыз! – диде ул.

 

Сәламәтлек гимнастикасы

Хәзерге заман өлкәннәре актив тормыш алып барырга омтыла, спорт белән шөгыльләнеп сәламәтлекләрен ныгыта. Өлкән яшьтә булсаң да спорттан баш тартырга ярамый, индивидуаль темп һәм үзеңә туры килгән спорт төрен сайларга кирәк, вариантлар күп.

– Безнең дәресләрдәге сәламәтләндерү гимнастикасы – ял йортларында һәм шифаханәләрдә нәкъ өлкән яшьтәгеләр өчен кулланыла торган комплекс. Барлык мускулларның тонусын күтәрү өчен күнегүләр йөрәк-кан тамырлары,  вегетатив, нерв-мускул системалары эшен җайга салырга, терәк-хәрәкәт аппаратын ныгытырга ярдәм итә. Барлык күнегүләрне дә елмаеп, яхшы кәеф белән эшләргә кирәк, – дип аңлатты тренер Закир Байбурин.

Ветераннар тренер күрсәткән барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар. Ачыклануынча, олы яшьтәгеләр өчен фитнеска буыннарның сыгылмалылыгы һәм мускуллар өчен күнегүләр керергә тиеш. Соңгысы бик мөһим, чөнки мускуллар олыгая барган саен күзгә күренеп кими, бу сәламәтлек белән проблемаларга китерә.

Пенсионерлар тренировкаларга бик теләп йөриләр. Спорт белән шөгыльләнү – ул сәламәтләнү генә түгел, ә аралашу ысулы һәм ялгызлыктан дәва да. Иң мөһиме, арыганлыкка юл куймау, кан басымын, йөрәк тибешен контрольдә тоту. Тренировкалар остеопороз, буыннар авырту, капилляр кан әйләнеше бозылу, ашкайнату системасы авыруларын да җиңәргә булыша.

– Бакчада эшләр тәмамланды – уңышны җыеп алдык. Сәламәтлек белән шөгыльләнергә вакыт. Спортзалга йөреячәкбез, бу дәваханәләргә йөрүгә караганда күпкә яхшырак. Буыннар хәрәкәтләнсен өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк дигән карарга килдек. Элек күп йөри идем, балалар белән башкача булмый. Мин бит балалар приютында эшләдем, – диде поселокта яшәүче Надежда Игнатьева.

Ачык йөзле һәм күтәренке күңелле Надежда Анатольевна тормыш иптәше Александр Алексеевич белән килгән.

– Пенсиягә кадәр 95нче янгын сүндерү бүлегендә эшләдем. Бирегә сәламәтлекне ныгытырга, йөзәргә, кешеләр белән аралашырга килдек, – диде ул.

 

Барыгыз да клубка!

Күпләр «Сәламәтлек» клубы турында районның ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Романовтан ишетеп белгән. Клуб эшчәнлеген ул оештырган.

– Бер төркем ветераннар белән «Башкортча озын гомерлелек» программасы буенча туристик сәфәрдә булып кайттым. Культпоходтан соң да алар белән аралашып яшибез. Күптән түгел Анатолий Николаевич «Сәламәтлек» төркеме эшли башлавы турында сөйләде һәм дәресләргә чакырды. Шатланып риза булдым, чөнки, медицина хезмәткәре буларак, спорт белән шөгыльләнүнең, фитнесның яхшы физик формада булырга ярдәм итүен беләм, – диде поселокта яшәүче Лидия Вәлишина. 

Кайберәүләр игъланны социаль челтәрләрдә күргәннәр. Хәзер өлкәннәр дә компьютер технологияләреннән актив файдалана. Шуңа күрә клубта катнашучыларга «Башкортча озын гомерлелек» порталында теркәлергә киңәш иттеләр.

– Портал «Башкортча озын гомерлелек» программасының җиде – «Иҗат һәм кул эшләре», «Укыту», «Спорт», «Тормыш сыйфаты», «Туризм», «Мәшгульлек», «Волонтерлык һәм остазлык» юнәлешләрен чагылдыра, – дип аңлатты программаның Чишмә районы буенча координаторы Надежда Идиатуллина. – Шулай ук социаль ярдәм, финанс белем буенча консультацияләр темасына сорауларыгыз булса, җавап табарга мөмкин. Порталда электрон сервисларга ссылкалар урнаштырылган, алар ярдәмендә Рәсәй Федерациясенең бөтен территориясендә гамәлдәге законнар белән гарантияләнгән дәүләт ярдәменә хокукларыгыз турында белә аласыз.

Шулай ук анда спорт, туризм юнәлешендәге һәм башка чараларга язылырга мөмкин. Мәдәни акцияләр, шигърият кичәләре, экскурсияләр, кызыклы очрашулар үткәрү турындагы игъланнар берничә көн алдан куела. Порталда теркәлгәч, бу бәйрәмнәргә һәм чараларга язылырга мөмкин.

 

Гомерне озайту өчен клуб

– «Сәламәтлек» клубын ачуның максаты – өлкән яшьтәгеләрне сәламәтлекләрен ныгыту өчен физкультура, спорт һәм туризм белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Картәти-картәниләре үрнәгендә балалары һәм оныклары да физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тартылачак, дип ышанам, – ди районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев. 

Чыннан да, пенсионерларның җәйге спартакиадасы барганда йөзү буенча ярышта җиңүчеләрнең берсе «Оныкларга күрсәтермен, аннары бергәләп бассейнга йөрербез», дип үзен фотога төшерүебезне сорады.

Бу шулай ук сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, физик күнегүләр белән даими шөгыльләнү өчен кызыксындыру һәм моңа ихтыяҗ тәрбияләү дә. Программа «Башкортча озын гомерлелек» дип атала, ул иҗади һәм актив яшәүне, өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын арттыруны күздә тота. Олыгайган кешеләргә үзләренең гаилә һәм җәмгыять өчен файдалы булуларын, шәхес буларак әһәмиятлелеген тою мөһим. Бу үзеңне югары бәяләргә, яңа актив тормыш позициясе булдырырга, картлык килүне тыныч кабул итәргә ярдәм итә.

Клубта дәресләр бушлай үткәрелә, алар лаеклы ялга чыккан һәм пенсия яше якынлашкан кешеләргә исәпләнгән.

Гомер буе дәүләткә эшләгән кешеләр пенсия яшенә җиткәч тә актив тормыш алып барсыннар, үзләрен кирәксез һәм җәмгыять тарафыннан кире кагылган итеп тоймасыннар. Безнең уртак максат – олы яшьтәге кешеләрне сәламәт һәм актив булу, озын гомер яшәү белән кызыксындыру.

Надежда Игнатьева: Дәваханәгә түгел, ә спортзалга йөреячәкбез
Надежда Игнатьева: Дәваханәгә түгел, ә спортзалга йөреячәкбез
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас