

Авылда үз ихатасында мал-туар асрап яшәүчеләр өчен ашлык һәрвакыт саллы ярдәм чарасы булды һәм булып кала. Ул булса, димәк, терлекләр тук кышлый, артык продукция калса, хуҗа аны сатып табыш ала, гаилә дә ризык белән тәэмин ителә. Нәкъ шуңа күрә дә күпләр көз җитүгә пай җирләре өчен ашлык бирү вакытын көтеп ала.
– Иген алырга килдек. Ике пай җире бар. Бер пай өчен түләүне биш центнерга кадәр арттыруларына бик шатбыз. Мал-туар асрап яшибез, авылда шунсыз булмый, – диделәр Үрге Тирмә авылыннан Ибраевлар.
Һәр авылның үз кагыйдәсе бар: кемдер урып-җыю барган вакытта, кемдер тәмамлангач яки ел азагында ашлык бирә.
Җирләрне арендага алган өчен түләү буенча нинди дә булса кагыйдәләр һәм нормалар билгеләнмәгән, барысы да кәгазьдә язылган килешү нигезендә эшләнә.