Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
20 Сентября 2022, 10:24

Аек булу, димәк, аек фикер йөртү

11 сентябрьдә Бөтенрәсәй буенча аеклык көне билгеләп үтелде, Башкортстан Республикасында 9 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр бу көнгә багышланган төрле акцияләр һәм чаралар узачак.

Аек булу, димәк, аек фикер йөртүАек булу, димәк, аек фикер йөртү
Аек булу, димәк, аек фикер йөртү

Дәүләт автоинспекциясе һәм «Гаилә» үзәге, мәсәлән, «Мин аеклык өчен» акциясен оештырдылар. Машина йөртүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар, исерек шоферлар һәм җәяүлеләр гаебе белән бәла-казага юл куймау мөһимлеге турында хәбәр иттеләр.

Бу көнне Тарих-туган якны өйрәнү музее янындагы мәйданда да район Мәдәният сарае артистлары халыкка «Календарьның аек көне» дигән юмористик тамаша тәкъдим иттеләр.

Анда эчәргә яратучы ирнең ничек итеп үлемнән котылып калуы турында сүз барды. Өч эчкече бергә утырып эчәргә җыенганда кинәт аракы шешәләре төшеп ватыла... Берсе кайгырып нишләргә белми торганда «коткаручы» – Көмешкә пәйда була. Ул аны исертә дә дусларын – сыра, шәраб һәм аракыны чакыра – шау-гөр килеп күңел ачу башлана! Ләкин шунда эчке әгъзалары тавыш куптара – бавыр белән йөрәк аның эчүдән туктавын һәм уйлануын үтенә, чөнки алар бу кадәр эчүне күтәрә алмый. Ләкин иргә күңелле, һәм ул аңын югалтып егылганчы эчүен дәвам итә. Шунда ирне үзе белән алып китәргә ашкынучы Үлем күренә. Мескен ирне фәрештәсе генә коткарып кала, ул аңа спиртлы эчемлекләрдән баш тарту шарты белән яшәү өчен тагын бер мөмкинлек бирә. Ир якасыннан эләктергән үлемнән куркып башка беркайчан да эчмәскә вәгъдә бирә. Фәрештә аны ныклап аякка басу өчен Сөт патшалыгына җибәрә, анда аны сөт, катык, йогырт һәм кефир белән дәвалыйлар. Бу хикәя ахырда бәхетле тәмамлана, герой аек тормышның матур булуы турында җырлар җырлый.

Алкоголизмга каршы көрәш һәм аек тормыш рәвешен популярлаштыру – узган гасырларда ук башланган күркәм традиция. Чөнки аек кеше генә уңышка ирешә, бәхетле була, ныклы гаилә кора һәм хөрмәткә лаек була ала.

Исерткеч эчемлекләрдән баш тартып, без милләтне сәламәтрәк һәм көчлерәк итә алырбыз. Саулыгыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз, хәмер эчүдән баш тартыгыз!

Аек булу, димәк, аек фикер йөртү
Аек булу, димәк, аек фикер йөртү
Автор:Элина Школьная
Читайте нас