Чишмэ
+11 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
16 Сентября 2022, 06:14

Кешеләр иминлеге сагында

2022 елның 15 сентябрендә Рәсәйнең дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте оешуга 100 ел булды.

Кешеләр иминлеге сагындаКешеләр иминлеге сагында
Кешеләр иминлеге сагында

Шул җәһәттән район территориясендә әлеге хезмәт оешу турында РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы идарәлегенең Чишмә, Архангель, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Кырмыскалы һәм Кушнарен районнары буенча территориаль бүлеге начальнигы һәм мактаулы хезмәткәре Таһир Байбурин белән әңгәмәбезне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

– 1933 елда районда малярия авыруы таралу сәбәпле, Чишмә авылында, элек кабак булган бер йортта (терминология өчен гафу үтенәм) әлеге чиргә каршы пункт ачыла.

Инструктор-бонификаторлар сулыкларны эшкәртәләр, йорттан йортка йөреп кешеләрнең сәламәтлеген тикшерәләр, шул ук вакытта трахома авыруына каршы көрәшәләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан, лаеклы ялга чыкканчы район санэпидемстанциясендә эшләгән Зифа Байбурина бу эштә беренчеләр рәтендә була, – дип сөйләде Таһир Салих улы.

Төрле елларда оешманың атамасы, эш юнәлешләре үзгәрә – тиф, холера, малярия, чума, септик ангина, бруцеллез, туляремия, котыру авыруы, йөткерү, дифтерия, тетан, полиомиелит, кызамык кебек чирләр белән көрәшергә туры килә...

– Чишмә районында санитар-гигиена лабораториясе кайчан барлыкка килә?

– 1953 елда, ул санэпидстанция хезмәткәрләре амбулаториягә терәп үзләре төзегән бинада ачыла. Ә 1965 елның ноябрендә Типография урамындагы 13нче йортка – агач бинага күчерелә, аны да Уфадан китерелгән бурадан үзләре төзиләр. Чөнки моңа кадәр, баклаборатория ачылганчы, анализларны Дәүләкәнгә илтәләр. Баш табиб вазифасында төрле елларда Валерий Павловский, Альберт Гафаров, Шамил Габбасов эшләгәннәр, алар районның санитария-эпидемиология хезмәте үсешенә зур өлеш керткән кешеләр: коллектив үсә, өстәмә лаборатория җиһазлары урнаштырыла.

– Таһир Салих улы, сез сайлау юлы белән билгеләнгән беренче баш эпидемиолог булдыгызмы?

– Нәкъ шулай, 1987 елның октябрендә, Шамил Габбасов Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы вазифасына күчү сәбәпле, Чишмә санэпидстанциясенә баш табиб сайлау игълан ителде.

1990 елда Елга урамында ике катлы административ-лаборатория корпусы файдалануга тапшырылды, заманча җиһазлар сатып алынды һәм 1992 елда гараж белән хуҗалык корпусы төзелде. Санитар-эпидемиология хезмәте коллективы даими рәвештә аеруча хәвефле һәм сирәк очрый торган йогышлы авыруларны кисәтү өстендә эшли, аларны булдырмау өчен төрле экстремаль шартларга әзер. Боларның барысы да санэпидемстанция хезмәтенең югары квалификацияле кадрлар һәм көчле лаборатория базасы белән тәэмин ителүе аркасында мөмкин булды. Бактериология һәм химия лабораторияләре мөдирләре Татьяна Михай һәм Гүзәл Кадыйрова бик күп эшләр башкардылар. 1995 елда үз эшен яхшы белгән хезмәткәрләр: табиб-эпидемиолог Наил Вәлиәхмәтов, санитар табиб Мөбәрәк Гафаров, эпидемиолог ярдәмчеләре Роза Гәрәева, Фәридә Әхмәтҗанова, санитар табиб ярдәмчеләре Зөлфия Гарипова, Земфира Гомәрова, Мөнирә Әминева, Зөлфия Хәсәнова, медицина дезинфекторлары Нина Тихонова һәм Зоя Куликова кебек белгечләр тырышлыгы белән Балагош һәм Семеновка авылларында Казахстаннан кайткан гражданнар арасында корсак тифы таралуга юл куелмады.

– Таһир Салих улы, элек нинди дә булса чирне өйрәнү һәм бетерү өчен күп вакыт кирәк булса, хәзер югары технологияләр гасырында күпкә җиңелрәк кебек.

– Монда бер мөһим мәсьәләне исәпкә алу кирәк – бүгенге көндә без агрессив вируслы авырулар заманында яшибез. Коронавирус инфекциясе – моның ачык мисалы.

Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Азат Габидуллин бүгенге көндә халыкны барлык хәвефсезлек таләпләренә туры килгән эчә торган су белән тәэмин итү өчен җаваплы, баш белгеч-эксперт Мөнирә Әминевага экспертиза һәм санитар-эпидемиологик бәяләмә алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әйдәүче белгеч-эксперт Илдар Булатов халыкның туклануы мәсьәләләре белән шөгыльләнсә, белгеч-эксперт Оксана Крымгужина исә кулланучыларның хокукларын яклый һәм профилактика эше алып бара.

Кешеләр иминлеге сагында
Кешеләр иминлеге сагында
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас