

– Театр коллективы Мостай Кәрим әсәрләре белән илһамланып, аларны сәх-нәләштерергә булды. 2022 елда РФ Президенты игълан иткән Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елында пьесаның дөреслеккә туры килүе һәм үзенчәлекле булуы аеруча көнүзәк. Режиссер һәм спектакльне сәхнәгә куйган команда, артистлар илебезнең бер өлеше булган бай тарихлы һәм бөек мирасы булган Башкортстан язучысының иҗат җимешләре белән эшли алуларына рәхмәтле. Без бердәм булуыбызны онытмаска һәм күп гасырлык гореф-гадәтләребезне бергәләп сакларга, тарихка сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиешбез, – дип хәбәр итте Курск драма театры җитәкчелеге.