Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 сентябрь 2022, 15:25

Район мәктәпләре янә ишекләрен ачты

1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә яңа уку елының тәүге кыңгыравы яңгырады. Рөстәм Абзалов исемендәге Алкин урта мәктәбенең 602 укучысы өчен дә бу дулкынландыргыч көн булды.

Район мәктәпләре янә ишекләрен ачты
Район мәктәпләре янә ишекләрен ачты

1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә яңа уку елының тәүге кыңгыравы яңгырады. Рөстәм Абзалов исемендәге Алкин урта мәктәбенең 602 укучысы өчен дә бу дулкынландыргыч көн булды. Тантаналы линейка Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы байракларын күтәрү белән башланды. Бу мактаулы хокук ветеран Мират Башмаковка, 11нче сыйныф укучысы, яшь армияче, «Үлемсез полк» муниципаль штабы әгъзасы Адель Исхаковка, мәктәп укучылары советы рәисе Арина Степановага һәм Башкортстанның Мәгариф отличнигы, «Йөрәгемне балаларга бирәм» медале иясе Рима Мәһадиевага бирелде.

Район мәктәпләрендә быел 701 беренче сыйныф укучысы белем алачак, бу, узган елның шул чорына караганда, 21 укучыга күбрәк. Яңа уку елында Чишмә районының 25 мәктәбендә алты меңгә якын бала укыячак. 9нчы һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачак 11нче чыгарылыш сыйныф укучылары саны да арткан.

– Чишмә районында кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе планга ярашлы хәл ителә. Яңа уку елында, мәсәлән, югары уку йортларын тәмамлаган биш яшь белгеч эшли башлый. 1 сентябрьдә алар беренче укучылары белән танышачаклар. Шулай ук «Земство укытучысы» программасы буенча ике укытучы килде. Берсе 5нче мәктәптә, икенчесе Р. Абзалов исемендәге Алкин мәктәбендә эшләячәк, – дип билгеләп үтте район мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова.

Безнең районда мәктәпләр карамагында эшләп килүче 12 балалар бакчасы һәм шул ук кадәр мәктәпкәчә төркем бар. Аларда 2605 бала тәрбияләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алдагы еллардан аермалы буларак, балалар бакчаларына чират күзәтелми, кайберләрендә хәтта буш урыннар бар. Районда ике өстәмә белем бирү учреждениесе эшли – бу Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Пионерлар һәм укучылар йорты, аларда 5–18 яшьлек балалар шөгыльләнә.

Район мәктәпләре янә ишекләрен ачты
Район мәктәпләре янә ишекләрен ачты
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: