Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 август 2022, 12:02

Мәктәп автобусларының төзеклеге тикшерелде

Яңа уку елы башлануга мәктәп автобуслары да әзер. Балалар йөртү өчен файдаланыла торган транспортка махсус таләпләр куела, ул кечкенә пассажирларның иминлеген тәэмин итәргә һәм уңайлы булырга тиеш. Бу атнада аларның әзерлеге тикшерелде.

Тикшерү Юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе һәм районның мәгариф идарәлеге хезмәткәрләре катнашлыгында үтте. Чишмә районы буенча Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ начальнигы, полиция капитаны Руслан Байков автобусларның техник торышына, тахографларга, хәвефсезлек каешларына, аптечкалар, ут сүндергечләр, янып торучы маяклар булуга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.
– Тикшерү вакытында бераз җитешсезлекләр ачыкланды, атап әйткәндә, яктырту җиһазлары буенча сораулар туды, кайберәүләрдә диагностик карталар юк иде. Җитешсезлекләр атна ахырына кадәр бетерелде. Гомумән алганда, барысы да әзерләнгәннәр, автобусларның торышы яхшы, – дип нәтиҗә ясады Руслан Байков.
Мәгариф идарәлегенең баш механигы В. Ахунов билгеләп үтүенчә, мәктәпләрдә барлыгы 33 берәмлек техника бар, 27 автобус техник тикшерү үткән.
– Кызганычка каршы, автобус шоферлары җитми, – дип хәбәр итте Венер Илдус улы.
Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин, мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова Чишмә районы буенча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә инструктаж үткәрделәр, яшь пассажирларны йөртү буенча киңәшләр бирделәр, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге закон таләпләрен аңлаттылар һәм административ штрафлар булу-булмавын тикшерделәр.

Мәктәп автобусларының төзеклеге тикшерелде
Мәктәп автобусларының төзеклеге тикшерелде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: