Чишмэ
+16 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
19 Августа 2022, 05:17

Укучыны киендерү кыйбатка төшә

Җәйге каникуллар ахырына якынлаша һәм балаларны мәктәпкә әзерләр вакыт җитте. Күп кенә ата-аналар алдында «Әйберләрне кайдан сатып алырга?» дигән сорау туа.

Укучыны киендерү кыйбатка төшәУкучыны киендерү кыйбатка төшә
Укучыны киендерү кыйбатка төшә

Район гәзите хәбәрчеләре укучы балага кирәк булганнарның барысын да Чишмә поселогыннан ерак китмичә генә сатып алырга мөмкин булуын үз күзләре белән күрделәр.

Поселок кибетләрендә һәм бутикларда ассортиментның күп булуы ачыкланды, биредә мәктәп формасы, аяк киемнәре, рюкзаклар, кызлар һәм малайлар өчен спорт костюмнары бар.

Бәяләре, узган ел белән чагыштырганда, әлләни үзгәрмәгән дип әйтергә була. Мәсәлән, кызлар өчен мәктәп формасын (күлмәк һәм алъяпкычны) 1400 сумнан башлап һәм югарырак бәягә сатып алырга мөмкин. Уртача алганда, мәктәп костюмнары 2500 сум тирәсе тора, шул исәптән малайлар өчен дә. Аяк киеме белән дә шул ук хәл, аның бәясе 1200 сумнан башлана. Рюкзакны 1500 сумга һәм кыйммәтрәк бәягә сатып алырга була. Әйтик, беренче сыйныф укучысы өчен рюкзак алсагыз, 3000 сумнан да ким булмаячак, чөнки аның каркасы каты  һәм сабыйның гәүдәсен төз тоту өчен уңайлы итеп ясалган.

Сыйфатка килгәндә, сатып алучыларның фикерләренә таянырга кирәк. Чишмә кибетләренең берсендә Дурас мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Илдан Мөлеков белән таныштык. Аның әнисе Гөлдар улына кием-салымны былтыр да шул кибеттән сатып алуын сөйләде. «Узган елда беренче сыйныфка барырга әзерләнгәндә әйберләрне озак эзләдем, башта бернәрсә дә, бигрәк тә сыйфаты ошамады. Аннары бу кибеткә кереп бөтен кирәк-яракны алдык, пиджәге дә, бер ел үтүгә карамастан, өр-яңа кебек. Шуңа күрә быел да бирегә килдек», – диде ул. «Мәктәп киеме сыйфатлы булмады, бер-ике юу белән төсе уңды йә бөтенләй формасын югалтты», диючеләр дә бар. Шул сәбәпле, Әлбәй авылында яшәүче ике малай әнисе Гөлдар Мөлекова бәягә түгел, ә сыйфатка күбрәк игътибар бирә.

Сатучыларның сүзләренә караганда, быел мәктәпкә актив әзерләнү сизелми, гадәттә, август башларында ук ыгы-зыгы башланган, ә быел андый хәл күзәтелми. Алар моны бөтен әйбернең кыйммәтләнүенә, шул исәптән мәктәп кирәк-яракларына да бәяләр артуга бәйле, дип саный.

Сәүдә хезмәткәрләре тагын бер кызыклы күзәтү ясаган, алар хәзер балаларның, бигрәк тә малайларның буйчан һәм тазарак булуын билгели. Бәлки, шул сәбәпле дә Чишмәдә кием тегү ательеларының популярлыгы арта торгандыр. Кул осталарына да эш табылып тора.

Укучыны киендерү кыйбатка төшә
Укучыны киендерү кыйбатка төшә
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас