Чишмэ
+20 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
19 Августа 2022, 06:35

Иң мөһиме турында сөйләшү, шәйморатовчылар сыйныфы һәм гимн башкару...

Яңа уку елында 62 муниципалитетта һәм 5 дәүләт мәктәбендә 82 «Шәйморатовчылар сыйныфы» булачак.

Иң мөһиме турында сөйләшү, шәйморатовчылар сыйныфы һәм гимн башкару...Иң мөһиме турында сөйләшү, шәйморатовчылар сыйныфы һәм гимн башкару...
Иң мөһиме турында сөйләшү, шәйморатовчылар сыйныфы һәм гимн башкару...

Әлеге вакытта 12 сыйныф эшли инде. Ә октябрь аенда Уфаның Совет мәйданында «шәйморатовчылар» сафына алу тантанасын үткәрү планлаштырыла. Тантанада 15 муниципалитеттан 500дән артык мәктәп укучысы катнашачак. Алдан хәбәр итүебезчә, бу сыйныфларда укучылар бер төрле мәктәп формасында йөри, лингвистик һәм табигый-фәнни профиль буенча белем ала.

Ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм тарихи белем бирүне камилләштерүгә бәйле рәвештә, 2022 елның 1 сентябреннән һәр атна дәүләт флагын күтәрү һәм гимн башкару белән башланачак.

Укучылар беренче сыйныфтан ук «Иң мөһиме турында сөйләшү» дәресләренә, тарихи темадагы кинодәресләргә йөреячәкләр һәм тарихны өйрәнәчәкләр.

Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФГОС) үз көченә керә, башлангыч сыйныфлардан ук белемнәрне практик куллануга, финанс грамотага һәм чит телләр өйрәнүгә зур игътибар биреләчәк.

2022 елның июлендә Президент Владимир Путин «Рәсәй Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды, ул укытучыларның бюрократик йөкләнешен киметергә тиеш. Аңа ярашлы, педагогларга Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган исемлектән тыш документ эшләрен өю тыела.

Мәктәпләрнең рәсми сайтларында уку елы башыннан көн саен укучыларның туклану шартлары, сыйфаты һәм азык-төлек белән тәэмин итү турында мәгълүмат урнаштырылачак.

Үзгәрешләр Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга да кагыла. Чит телләр буенча телдән имтихан бирү вакыты арттырылган – инглиз, француз, немец һәм испан телләре өчен 17 минутка, кытай теле өчен 14 минутка кадәр. Ә җәмгыять белеме һәм тарих, киресенчә, 55 минутка кыскартылган. Моның сәбәбе – биремнәрнең яңа булуында. Әдәбият буенча имтиханда хәзер сүзлектән файдаланырга була.

Иң мөһиме турында сөйләшү, шәйморатовчылар сыйныфы һәм гимн башкару...
Иң мөһиме турында сөйләшү, шәйморатовчылар сыйныфы һәм гимн башкару...
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас