Чишмэ
+16 °С
Яңгыр
Гомуми мәкаләләр
12 август 2022, 06:02

Яңа уку елында – яңа парта артында

Чишмә районында «Башкортстан Республикасында мәктәптә мәгариф системасын камилләштерү» өстенлекле төбәк проектын гамәлгә ашыру барышында Енгалыш, Калмаш, Бәкәй авылларының урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонт дәвам итә.

Яңа уку елында – яңа парта артындаЯңа уку елында – яңа парта артында
Яңа уку елында – яңа парта артында

Әлеге объектларда капиталь ремонт эшләрен «БашАльянсСтрой» һәм «Жилсервис» җәмгыятьләре башкара.

Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләрендә түбәләрне, тәрәзә һәм ишек блокларын, идәннәрне алыштыру, түшәмнәрне, стеналарны, нигез буйларын, фасадны, электр белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, вентиляцияләрне алыштыру эшләре бара. Енгалыш урта мәктәбенең уку елына әзерлеге – 65%, Калмаш мәктәбенең – 63%, Бәкәй мәктәбенең 70% тәшкил итә.

Ремонтланучы мәктәпләргә заманча шартлар буенча укыту һәм тәрбияләү чаралары белән тәэмин итү өчен Рәсәй Федерациясе бюджетыннан 6 миллион 656 мең 600 сум акча бүленә. Әлеге вакытта мәктәп җиһазлары белән тәэмин итүгә электрон аукционнар формасында сатып алу процедуралары үткәрелгән, тәэмин итүчеләр билгеләнгән, муниципаль контрактларга кул куелган. Мәктәпләргә җиһазлар ремонт эшләре тәмамланганнан соң урнаштырылачак.

Шулай ук ремонт барган мәктәпләр территорияләрен төзекләндерүгә төбәк бюджетыннан 9 миллион 285 мең сум күләмендә субсидия бирү, муниципаль район бюджетыннан 488 мең 793 сум күләмендә финанслау турында килешүгә кул куелган. Финанслау лимитын кулланып бетергәннән соң 2022 елда ремонтланучы мәктәпләр территорияләрен төзекләндерү буенча эшләрне башкаруга сатып алу процедуралары үткәреләчәк.

Мәгариф бүлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова әлеге мәктәпләр директорлары белән даими элемтәдә тора.

– Без төзүчеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Чөнки һәрберебез яңа уку елының яңартылган мәктәптә башлануы белән кызыксына. Кирәк булса, районның укытучылар коллективын да җәлеп итәчәкбез. Бергә җыелып ярдәм кулы сузарбыз. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясаудан тыш, территорияләрне дә тәртипкә китерергә кирәк булачак. Клумбалар ясап чәчәкләр утыртырбыз, – диде Зилә Равил кызы, Калмаш мәктәбендә эшләр барышы белән танышканда.

Енгалыш мәктәбендә дә булдык. Анда капиталь ремонт үткәрүдән тыш, тарихи мирас объектының йөзен дә саклап калырга кирәк. Чөнки аны 1905 елда ук кызлары истәлегенә бер сәүдәгәр төзеткән. Кирпечен Уфадан кайтартып, бөтен авыл белән күтәргәннәр. Хәзер төзүчеләр алдында катлаулы, әмма башкарып чыгардай эш тора. Әйтик, икенче катка алып менүче агач баскыч җимерек хәлдә иде, аны сүтеп тимер конструкция урнаштырганнар, аннары ул борынгысын хәтерләтеп торсын өчен агач белән тышланачак. Шулай ук сыйныфлардагы мичләр дә калдырылачак.

Мәктәптә Хазем Гаделкәрим белән сөйләшеп тордык. Ул Рәсәйгә Мисырдан килгән, Башкорт дәүләт медицина университетының өченче курс студенты, әлегә ул хирургның эш кораллары белән түгел, ә шпатель белән оста эш итә.

 

Безнең белешмә

Енгалыш мәктәбендә 14 миллион 800 мең сумлык капиталь ремонт башкарылачак, шуның 11 390 849 сумы РФ бюджетыннан, 3 437 609,39 сумы БР бюджетыннан финанслана, 34 376,09 сумы Чишмә муниципаль район хакимиятеннән бүленә.

Калмаш мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен 18 миллион 990 мең сумнан артык акча юнәлтелгән, шул исәптән РФ бюджетыннан – 14 854 133 сум, БР бюджетыннан – 4 миллион сум, муниципаль районнан якынча 40 мең сум.

Бәкәй урта мәктәбенә капиталь ремонт 22 миллион 391 мең 58 сумга төшәчәк, шулардан 17 704 455,15 сумы РФ бюджетыннан, Башкортстан бюджетыннан – 4 640 200,98 сум, муниципаль районнан 46 402,01 сум акча бүленгән.

Яңа уку елында – яңа парта артында
Яңа уку елында – яңа парта артында
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас