

Башкортстан Башлыгы хәбәр итүенчә, әлеге вакытта шул турыда боерык әзерләнә.
Махсус билгеләнештәге төркем командиры, өлкән лейтенант Максим Серафимов 27 февральдә разведка отряды составында дошманның көчле уты астына эләгә. Ул кыю һәм тәвәккәл эш итә, 30 дошманны һәм бер бронетранспортерны юк итеп оборонаны саклап кала. Подразделение алыш барышында бинаны 10 сәгатьтән артык дошманнардан саклап тора. Чираттагы һөҗүм вакытында офицердан ике метр ераклыкта граната шартлый. Өлкән лейтенант Максим Серафимов гранатаны гәүдәсе белән каплый һәм үз гомере бәрабәренә иптәшләрен үлемнән коткарып кала. Офицер Максим Серафимовка вафатыннан соң Рәсәй Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Рәсәй Герое исеме бирелә.
Ул армия генералы В. Ф. Маргелов исемендәге Рязань югары һава-десант команда училищесын (хәрби институтын) тәмамлаган.