Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 август , 10:50

Булдыклылык һәм уңганлык югары бәяләнә

Чишмә районында авыл Советы көннәре башланды. Бу атнада хакимият вәкилләре Дурас авыл Советы биләмәсе торак пунктларында яшәүчеләр белән очраштылар, аның барышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия, шәхси торак төзү өчен бушлай җир участоклары бирү, чүп реформасы, салымнар һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Булдыклылык һәм уңганлык югары бәяләнә
Булдыклылык һәм уңганлык югары бәяләнә

Авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов 2021 елда башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.

– Асылда исә барлык проблемалар урыннарда хәл ителә. Шатланып яшәргә генә кирәк! Кул кушырып хөкүмәттән һәм кемдер килеп эшләгәнне көтеп утырырга түгел. Кайвакыт янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланманың батареясын алыштыруны үтенүчеләр, хәтта таләп итүчеләр дә бар! Шулай ук кемнеңдер шәхси йорты каршындагы үләнне дә чабарга да кирәк икән! Халык бу мәсьәләләрне үзаллы хәл итә алмый мыни?! Ни өчен бездә эчке мәдәният юк? – диде үз чыгышында Фәнил Мөнир улы.

Соңгы елларда дәүләт нәкъ авыл халкына күбрәк ярдәм күрсәтә. Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та шул хакта сөйләде.

2023 елдан башлап крестьян-фермер хуҗалыклары өчен җир участоклары торгилар үткәрмичә генә биреләчәк. Ришат Әнис улы билгеләп үтүенчә, бу урыннарда терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

– Безнең район җирләрнең уңдырышлы булуы белән дан тота. Дәүләт арытаба да ныклап эшләргә теләге булган кешеләргә ярдәм итәргә әзер, моңардан файдаланырга кирәк, – дип билгеләде Ришат Мансуров.

Үзмәшгуль гражданнар дәүләттән нинди ярдәмгә дәгъва итә ала? Ни өчен җиләк-җимеш үстерү һәм мөгезле эре терлекләр асрау белән шөгыльләнергә кирәк? Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның файдасы нидә?

Чөнки үз продукцияңне сатудан тыш, субсидия алуга да исәп тотарга була.

Район хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм малтабарлык эшчәнлеге буенча урынбасары – бизнес-шериф Артем Бәдретдинов аңлатуынча, субсидия алу өчен төп шартларның берсе – гражданинның үзмәшгуль булуы (ташламалы ставка буенча керемгә салым 4 процент тәшкил итәчәк). Ул чакта үзмәшгульләргә чыгымнар суммасының 50 проценты күләмендә субсидия биреләчәк. Әлеге программа 2023 елдан тормышка ашырыла башлаячак. Үстереп продукция алу – бер эш. Аны файда белән сатарга да кирәк бит әле. Ничек итепме? Дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалыклардан продукция сатып алучы эшкәртүче предприятиеләргә субсидия бирәчәк.

Дурас авыл Советы биләмәсендә юллар торышы – иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Гәзитнең киләсе саннарында бу темага әйләнеп кайтырбыз.

 

Безнең белешмә

Дурас авыл Советы биләмәсе составына сигез торак пункт керә. Биредә 560 хуҗалык исәпләнә, 1280, шул исәптән эшкә яраклы 581 кеше, 424 пенсионер, 205 укучы һәм студент, мәктәпкәчә яшьтәге 66, бер яшькә кадәрге алты бала яши.

Булдыклылык һәм уңганлык югары бәяләнә
Булдыклылык һәм уңганлык югары бәяләнә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас в