Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Уңайлы офистан – туп-туры баткакка...

Биеклектән сикереп суга чумып, аркага төртелеп һәм аста әйләнеп торган тәгәрмәчләр арасыннан шуышып, аннары сазлык аша үтеп, арканнан үрмәләп торбага менүне җиңел дип уйлыйсызмы?

Уңайлы офистан – туп-туры баткакка...
Уңайлы офистан – туп-туры баткакка...

Республика журналистлары исә «Геройлар узышы»ның бөтен авырлыкларын үз иңнәрендә сынап карадылар. 

Үткән шимбәдә районның «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркында Медиа геройлар узышы булды.

Чарада Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Республика белән идарә итү үзәге һәм башка киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты.

Безнең һәркайсыбыз «Соңгы герой» телепроектының һәм Башкортстанда үткәрелүче «Геройлар узышы»ның нәрсә икәнлеген белә. Әмма бу читтән караганда гына җиңел кебек. Ә анда үзеңә катнашырга туры килсә, монысы башка нәрсә. Катнашучылар 1700 метрлы трассада ихтыяр көче күрсәтеп, тел белән аңлатып бирә алмаслык тәэссоратлар алдылар.

Узыштан соң өс-башлары пычранган, арыган-талган, әмма йөзләрендә шатлык нуры балкыган катнашучылар хис-тойгылары белән уртаклаштылар.

– Фитнес һәм йөгерү белән шөгыльләнгәнгә күрә, барлык каршылыкларны да җиңел генә үтәрмен дип уйлаган идем. Ә чынлыкта күпкә авыррак булды. Узыш ахырына көчем калмады, әмма кәефләр  шәп, – диде Гүзәл.

– Бик арыдык, әмма күңелләр күтәренке! Киләсе узышларга да киләчәкмен. Хезмәттәшләр белән шундый чарада катнаша алуыбыз бик әйбәт булды, – диде «Шоңкар» журналының баш мөхәррире Илшат Зарипов.

– Минем кебек һәркөн спорт белән шөгыльләнсәгез, трасса җиңел булачак, – дип сүзгә кушылды тәҗрибәле журналистларның берсе Наил Әширов.

Аның сүзләрен барысы да хуплады: спорт белән шөгыльләнергә кирәк, моңа бөтен коллективны җәлеп итсәң, тагын да яхшырак. 

«Республика Башкортостан» Нәшрият йортының медиадиректоры Айнар Байбулатов билгеләп үтүенчә, корпоратив спорт чаралары һәрвакыт көнүзәк булып кала, спорт – ул команда туплауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Башкортстан Республикасы Журналистлары берлеге рәисе Вәдүт Исхаков киләсе Медиа геройлар узышларына шәһәр һәм район басмалары журналистларын да җәлеп итү турында фикер алышачакбыз, дип хәбәр итте.

Уңайлы офистан – туп-туры баткакка...
Уңайлы офистан – туп-туры баткакка...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас в