Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Чишмә районында бал кортлары кырыла

Бу хакта дүшәмбе, 25 июльдә, Иске Муса, Бәкәй һәм Абрай авыллары умартачылары хәбәр итте. Аларның кайберләренә китерелгән зыян күләме миллионлаган сум белән исәпләнә.

Чишмә районында бал кортлары кырыла
Чишмә районында бал кортлары кырыла

Каза күрүчеләр хәбәр итүенчә, бу хәл пестицидлар һәм агрохимикатлар тәэсире аркасында килеп чыккан. Умарталардан һәм чәчүлекләрдән пробалар алынган һәм тикшерүгә җибәрелгән. 10 умартачы Рәсәй авыл хаҗалыгы күзәтчелегенең Чишмә поселогы, Дуслык проспекты 1А адресы буенча урнашкан Башкортстан референт үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

Мәсәлән, Иске Мусадан Гамбәр Гәрәев хуҗалыгындагы 150 умартаның барысы да диярлек һәлак булган. Үзе бәяләвенчә, зыян күләме, ким дигәндә, 3,5 миллион сум тәшкил итә.

– Бу «Новотроицкий» җәмгыяте басуы, биредә ике көн – 22–23 июльдә самолет очып йөрде. Пестицидлар һәм гербицидлар белән эшкәртү ихтималлыгы турында беркем дә алдан хәбәр итмәде. Бал кортлары да, түккән көчебез дә жәл. Хәзерге заманда бу турыда «ватсап»ка язсалар да була иде, чарасын күргән булыр идек, – дип ачу белдерә умартачы.

Без бал кортларының һәлак булуы җәһәтеннән аңлатма сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Һәм менә шундый җавап алдык: «Чишмә район ветеринария станциясе, авыл хуҗалыгы идарәлеге вәкилләре, шулай ук Ибраһим һәм Чувалкип авыл Советлары биләмәләре башлыклары составындгы комиссия, 2022 елның 23 июлендә Иске Муса һәм Бәкәй авыллары янында бал кортларының күпләп кырылуы сәбәпле, үлгән бал кортларын лабораториягә тикшерүгә җибәрде. Нәтиҗәләр билгеле булгач тикшерү башланачак. Лабораториядә тикшерү срогы – якынча 20 көн».

Чишмә районында бал кортлары кырыла
Чишмә районында бал кортлары кырыла
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас в