Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Быел урманнар эшкәртелмәячәк

Чишмә районы урманнарында ефәк күбәләкләре һөҗүме күзәтелә. Урман корткычының таралуына җылы һава шартлары йогынты ясаган.

Быел урманнар эшкәртелмәячәк
Быел урманнар эшкәртелмәячәк

Күптән түгел «ВКонтакте» төркемендә шул тема буенча фикер сорашу үткәрелде. Чыннан да, урманнардагы, хәтта бакчалардагы агачларны ефәк күбәләге корты баскан урыннар бар. Моны раслап фоторәсемнәр һәм видеолар җибәрүчеләр булды. Урмансыз калабыз бит, дип зарланучылар да бар. Урманнар кайчан эшкәртеләчәк дигән сорау күпләрне борчый. Редакция бу уңайдан Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына сорау юллады. Безнең сорауларга урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фәткуллин җавап бирде.

– Республика урманнарында дүртенче ел рәттән имән, усак, каен һәм юкә агачларына зыян салучы күбәләкләрне юк итү буенча чаралар үткәрелә. Корткыч таралуның биологик үзенчәлеге сәбәпле, ул 10–12 елга бер тапкыр күпләп үрчи.

Агымдагы елда Әлшәй, Дәүләкән, Миякә, Авыргазы, Мәләвез, Федоровка, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Куергазы, Баймак, Бишбүләк районнарында аңа каршы көрәш чаралары үткәрелгән. Нәтиҗәләр буенча, урман саклау чараларының биологик тәэсире 80–90 процентка кадәр тәшкил иткән.

«Башкортстан Республикасының урманнарны саклау үзәге» белгечләре тарафыннан ел саен урманнарда зарарлы организмнар таралуы тикшерелә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, Чишмә районы территориясендә ефәк күбәләге йомыркалары аз булу сәбәпле, урманнарны саклау чаралары планлаштырылмаган.

Әлеге вакытта БР урман фонды территориясендә ефәк күбәләкләре таралу «Рәсәй урманнарын саклау» федераль учреждениесенең «БР урманнарны саклау үзәге» белгечләре контролендә.

Бер уңайдан, закон таләпләре нигезендә торак пунктлар, сулыклар һәм ял итү урыннары һәм умарталыклар тирәсендәге урманнарның агулы препаратлар белән эшкәртелмәвен хәбәр итик.

Агымдагы елның көзендә белгечләр ефәк күбәләгенең ни дәрәҗәдә таралуын тикшерәчәк, шуның нәтиҗәләре буенча 2023 елга урманнарны, шул исәптән Чишмә районында урманнарны саклау чараларын билгеләү турында карар кабул ителәчәк.

Быел урманнар эшкәртелмәячәк
Быел урманнар эшкәртелмәячәк
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас в