+26 °С
Болытлы
Фаҗигале тәүге очрак сишәмбе көнне кич Енгалыш авылы буасында булган. Биредә 1976 елгы ир су коену өчен җиһазландырылмаган урында суга баткан. Аның гәүдәсен шунда су керүчеләр тартып чыгарган.
Икенче фаҗигале хәл чәршәмбе иртәсендә Дурас авылы янындагы Дим елгасында булган.
Билгеле булуынча, 43 яшьлек ир рөхсәт ителмәгән урында коенган һәм Дим елгасын йөзеп чыгарга теләгән, ләкин уртасына җиткәч, хәле бетеп, су астына киткән. Аны эзләү өчен водолазлар чакыртканнар.
Коткаручылар әлеге бәхетсезлек очраклары җәһәтеннән, су кергәндә хәвефсезлек чараларын үтәргә, исерткеч эчемлекләр кулланудан тыелып торырга чакырды.