Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Башкортстанда вузларны берләштерүгә бәйле нәрсәләрне белү зарур?

Башкортстанда озак фикер алышулардан соң яңа зур заманча ВУЗ – Уфа фән һәм технологияләр университеты барлыкка килде.

Башкортстанда вузларны берләштерүгә бәйле нәрсәләрне белү зарур?
Башкортстанда вузларны берләштерүгә бәйле нәрсәләрне белү зарур?

Аны БашДУ һәм УДАТУ базасында төзиләр. 9 июльдә Рәсәйнең мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков әлеге уку йортларын берләштерү турында указга  кул куйды.

– Без сезнең төбәк җитәкчелеге башлангычын хупладык һәм 2030 елга Башкортстан Рәсәйнең фәнни башкалаларының берсенә әвереләчәгенә ышанабыз, – диде Рәсәйнең мәгариф министры урынбасары Дмитрий Афанасьев.

Моңа бәйле зур вакыйгалар хезмәткәрләрдә дә, студентларда да, укырга керергә әзерләнүчеләрдә дә күп сораулар тудырды. Аларга җавап бирү максатында БСТ телеканалында һәм ЦУРның социаль челтәрләрендә Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов, БашДУ ректоры вазифасын башкаручы Вадим Захаров һәм УДАТУның укыту эшләре буенча проректоры Алексей Елизарьев катнашлыгында брифинг узды. Анда күтәрелгән иң мөһим темалар хакында сезгә дә җиткерәбез.

Абитуриентлар өчен берни дә үзгәрмәячәк

– Югары уку йортлары җитәкчелеге документларны бер вакытта кабул итәчәген алдан ук хәстәрләде, шуңа күрә аларны тапшыруда бернинди кыенлыклар да юк. Документларны кабул итү комиссиясенә элеккечә, бернинди берләшү дә булмагандагы кебек үк, һәр университетның кагыйдәләре, нормалары һәм әзерлек юнәлешләре буенча тапшыру зарур, ә менә уку һәм диплом алу инде Уфа фән һәм технологияләр университетында булачак. Әгәр документларны тапшыргансыз икән, башка берни дә таләп ителми, бернинди гариза  язарга да кирәкми!

– Документларны БашДУга да, УДАТУга да тапшыргансыз икән, хәзер сезнең ике мөмкинлегегез һәм «бер ояга ике керү юлы» булачак. Һәм, кайда үтүегезгә карамастан, барыбер УФТУда укыячаксыз!

Бюджет урыннары кыскартылмаячакмы?

– Берләштерү бюджет урыннары санында бернинди дә чагылыш тапмаячак. Быел да, киләсе уку елларында да бюджет урыннары кимемәячәк. Киресенчә, Президент Владимир Путин кушуы буенча, аларны ел саен ил өчен кирәкле белгечлекләр буенча арттыралар.

– Әгәр студент БашДУга бер программага керсә, ул шул ук программа буенча яңа фән һәм технологияләр университетында да укыячак. Киләчәктә, әгәр бу нигезле дип табылса, белгечләр һәм укучылар тарафыннан кабул ителсә, менеджмент катнаш юнәлешләрне берләштерү турында карар кабул итәргә дә мөмкин.

– Республика шәһәрләрендә хәзерге университетларның филиаллары ябылмаячак. Шул рәвешле, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамакта, Ишембайда, Күмертауда, Бөредә, Неф-текамада һәм Сибайда алты филиалы булачак.

– Хәрби кафедра да сакланачак! Федераль министрлык боерыгында бу хакта аерым әйтелә. Оештыру мәсьәләләре буенча ведомство Оборона министрлыгы белән берлектә хәл итәргә тиешле аерым сораулар бар һәм бу юнәлештә эш тулы куәтенә бара.   

– Берләшкән университетны үстерү программасы кысаларында сәләтлеләрне дәртләндерү буенча яңа стипендиаль һәм башка программаларны эшләтеп җибәрү каралган. Югары балл җыючы абитуриентларга гына түгел, ә эшкуарлык, фән, спорт белән шөгыльләнүче студентларга да ярдәм күрсәтеләчәк.

Студентлар кампусын 2023 елда төзи башлаячаклар

Заманча студентлар кампусы Уфаның үзәгендә – Телеүзәк белән «Динамо» стадионы арасында барлыкка киләчәк.

Урыны бик яхшы, аны Рәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко да хуплады.

Проект, Рәсәйнең башка төбәкләреннән берничә дистә дәгъвачыны узып, конкурс сайлап алуын үтте инде. Кампус составында студентлар, гаиләле укытучылар, профессорлар-укытучылар өчен бүлмәләр, спорт мәйданчыклары, IQ-парк һ. б. булачак.

Әлеге вакытта республика финанслауга чираттагы гариза бирә. 2023 елда төзелеш мәйданчыгына чыгу, ә 2025 елда объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Әлегә ректор вазифасына кандидатура юк

Вуз ректоры – ул сайлап куела торган вазифа. Закон буенча бу вазифага менеджмент, икътисад һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә югары һөнәри һәм өстәмә һөнәри белемле, гыйльми дәрәҗәләргә, фәнни эш тәҗрибәсенә һәм, җитәкче буларак, зур стажга ия кеше дәгъва итә ала.

Сайлаулар укытучылар һәм студентлардан торган конференциядә яшерен тавыш бирү юлы белән узачак. Тавыш бирү йомгаклары Рәсәйнең Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелә һәм анда тәгаенләү турында боерык әзерләнә. Әлегә вуз белән федераль министрлык билгеләгән ректор вазифаларын башкаручы җитәкчелек итәчәк. Аның кем булачагы турында әлегә мәгълүмат юк.

МӨҺИМ СОРАУ

Гомумән, бу ни өчен кирәк?

Башкортстан күп еллар дәвамында талантларны, югары технологияләрне туплаучы, эш урыннары һәм миграция җәлеп итүчәнлеге үзәге булырдай көчле федераль университет ачарга омтылды. Берничә «уртача» уку йорты түгел, ә иртәгә, чыгарылыш курс студентлары диплом яклаганда һәм эшкә урнашканда кирәк булачак белем бирәчәк заманча стандартлар буенча эшләүче зур нык вуз булдыру максатын алга куйды. Хәзер шундый мөмкинлек туды.

ӘЙТКӘНДӘЙ

1 сентябрьдә, барлык студентлар да үзара таныша һәм аралаша алсын өчен, БашДУга һәм УДАТУга керүчеләрнең берләштерелгән линейкасы узачак. Шунда ук булачак университетның образын тәкъдир итү чарасы да узар дип көтелә.

Башкортстанда вузларны берләштерүгә бәйле нәрсәләрне белү зарур?
Башкортстанда вузларны берләштерүгә бәйле нәрсәләрне белү зарур?
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас в