Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Заманча почта бүлекчәләре булачак

2023 елда Чишмә районының дүрт торак пунктында тиз корыла торган конструкцияләрдән яңа почта бүлекчәләре төзеләчәк.

Заманча почта бүлекчәләре булачак
Заманча почта бүлекчәләре булачак

Эшләр башланган инде. Проект барышында Шөнгәккүл, Сафар, Узытамак һәм Чувалкип авылларында конструкцияләрдән төзелгән почта бүлекчәләре барлыкка киләчәк.

Башкортстан Республикасының федераль почта элемтәсе идарәлеге белән инженерлык коммуникацияләре өчен җавап бирүче җир участоклары сайланган, урам-юл челтәре белән төзелешнең тәүге линиясе, парковка урыны ясау һәм авыл үзәгендә урнаштыру мөмкинлеге каралган.

Авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары хәбәр итүенчә, Шөнгәккүлдә почта бүлекчәсе Малокольцевой урамында; Сафарда Үзәк урамда, мәчет белән авыл хакимияте бинасы арасында; Чувалкип авылында Үзәк урамда, хакимият бинасы каршында булачак. Ә дүртенче почта элемтәсе бүлекчәсе Алкин авыл Советының Узытамак авылында, Почта урамында төзеләчәк.

Почта бүлекчәләрен яңартып кору «Уңайлы мохит» программасы буенча башкарыла. Ә бу, димәк, алар яңа һәм уңайлы җиһазлар белән генә түгел, ә санузел белән дә тәэмин ителәчәк дигән сүз. Бер бүлекчәнең 50 һәм аннан артык квадрат метрында хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылачак.

Заманча почта бүлекчәләре булачак
Заманча почта бүлекчәләре булачак
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас в