Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Җәй – ул кечкенә тормыш

Диңгез, кояш, пляж һәм көнгә ике тапкыр саф һавада күнекмәләр ясау – бу булачак футбол йолдызлары өчен яхшы ял итү сере.

Җәй – ул кечкенә тормыш
Җәй – ул кечкенә тормыш

«Родник» футбол командасының төп составындагы унбер бала нәкъ шул режимда ял иткән.

Алар өчен Кара диңгез буена бу сәфәрне тренерлары Тимур Зарипов оештырган. 9–11 яшьлек спортчы малайлар тренер һәм аның тормыш иптәше Ильвинаның сизгер күзәтүе астында 12 көн диңгез буендагы ял базасында булганнар. Анда алар белән бер үк вакытта якташлары – Уфа каратистлары командасы да ял иткән.

Малайлар җылы диңгездә су кергәннәр, кояшта кызынганнар һәм, әлбәттә инде, күнегүләр ясаганнар. Моннан тыш, дельфинарийга барганнар һәм катер белән ачык диңгезгә чыкканнар. Көтмәгәндә дельфин белән очрашкач балаларның шатлыгы эченә сыймаган.

Команда уңайлы шартларда ял иткән, малайлар тәмле ризыклардан авыз иткән. Ә ялларга килгәндә, Ильвина белән Тимур спортчыларга күңелсезләнергә ирек бирмәгәннәр. Бигрәк тә кич утыру малайларның исендә калган – алар анда бергәләп бәрәңге пешергәннәр, шаурма ясаганнар, җырлаганнар һәм концерт номерлары күрсәткәннәр. Кайтып китәр алдыннан соңгы кичтә, диңгезгә кабат килү өчен тәңкәләр ташларга барганнар.

Җәй – ул кечкенә тормыш
Җәй – ул кечкенә тормыш
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас в