Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Такыялар үрделәр

Пәнҗешәмбе, 7 июльдә, Санжаровка авылы клубы янында Иван Купала көнен билгеләп үттеләр. Бу көн көнчыгыш славян халыкларының күптән яраткан бәйрәменә әверелгән. Борынгы гореф-гадәтләр бүген дә онытылмый.

Такыялар үрделәр
Такыялар үрделәр

Алып баручы бәйрәм белән оста идарә итте: барысы да биеделәр, әйлән-бәйлән йөрделәр һәм, гомумән алганда, чарада катнашучылар кунакларга, авыл халкына җыр-моң һәм бәйрәмчә кәеф бүләк итте. Аларны кызыклы программа: «Червона калына» украин халык фольклор коллективы башкаруында «На Ивана, на Купала...» йоласы, район Мәдәният сараеның этнографик вокал ансамбле, «Рябинушка» рус халык фольклор коллективы, «Марусенька», «Сударушка» ансамбльләре, «Калинушка» вокал ансамбле чыгышлары көтте. «Червона калына» коллективы һәм «Росинки» балалар фольклор ансамбле чыгышлары программаның йөзек кашы булды.

Боларның барсында да ниндидер тылсым бар иде, башкача әйтеп тә булмый! Җәйге җылы көн, саф һава, чәчәкләр хуш исе, учак исе, тирә-юньдә елмайган йөзләр, җиңелчә генә көй агыла...

Авыл халкының әлеге чарага әзерләнеп килгәне күренеп тора. Күпләр бәйрәмгә милли киемнәрдән килгән, башларына чәчәктән такыялар үреп кигәннәр. Иҗади коллективлар гармунга кушылып җырлый. Мәйданда сувенирлар, өйдә ясалган каклар белән сәүдә итүчеләр булды, кул эшләре буенча осталык класслары үтте.

Концерт программасыннан соң төп йола – учак ягу башланды. Иван Купала көнен юкка гына утлар бәйрәме дип атамыйлар бит. Ут кояшның символик чагылышы булып тора. Риваятьләр буенча, бу кичтә ягылган учак чистарынырга булыша.

Аның өстеннән сикереп чыгудан беркем дә куркып тормады, димәк, бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буе уңышлар юлдаш булачак. Эссе булуга карамастан, малайлар һәм кызларны учак яныннан алып китеп булмады, өлкәннәр дә алардан калышырга уйламады.

Бәйрәмнең мотлак атрибуты – төрле үләннәрдән үрелгән такыялар. Аларны киеп кичкә кадәр йөрделәр, теләкләр әйттеләр, каен ботакларына төсле төстәге тасмалар бәйләделәр. Бу төндә кызлар суга такыялар агызмыйча каламы соң инде! Бу йола да үтәлде, хәтта такыя артыннан суга сикерүче ир-егет тә табылды.

– Иван Купала – ул мәҗүсилек (күп аллалык) чорыннан калган бәйрәм. Аны өч төрле табигать көче: су, ут һәм җир-ана бәйрәме дип атарга була! Бу бәйрәмнәр элек һәрвакыт Дим елгасы буенда узса да, һава шартлары һәм юл булмау сәбәпле хәзер анда үткәрелми. Киләсе елга аны тагын да колачлырак итеп оештырырга планлаштырабыз, – диде Ольга Лысенко.

Авыл клубы бу бәйрәмне беренчегә генә уздырмый, әмма, соңгы елларда ковид таралу сәбәпле чикләүләр кертелүгә бәйле рәвештә, аны үткәрү вакыты кичектерелә килде. Бәйрәмдә төрле кызыклы уеннар һәм күңел ачулар күп булды. Хатын-кызлар такыялар үрделәр, бәла-казалардан йолып калучы курчаклар ясадылар, балалар имбирь салып пешерелгән прәннекләрне бизәделәр, рәсем төшерделәр. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да кул-кулга тотынышып әйлән-бәйлән йөрделәр, аларга мин дә кушылдым...

Такыялар үрделәр
Такыялар үрделәр
Автор:Элина Школьная
Читайте нас в