Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итегез

2022 елның 1 июленнән 31 августына кадәр чираттагы тапкыр «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе уза, ул авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә балаларын яңа уку елына әзерләргә ярдәм итәчәк.

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итегез
Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итегез

Мәктәп кирәк-яракларын «Гаилә» районара үзәкләренә һәм аларның шәһәрләр һәм районнарда урнашкан бүлекләренә китерергә мөмкин. Җәй ахырында барлык хәйрия ярдәме халыкка социаль ярдәм күрсәтү учреждениеләрендә исәптә торучы гаиләләргә җибәреләчәк.

Аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган һәм мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләрдәге балаларга теләге булган һәркем мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итә ала. Моның өчен канцелярия товарлары, дәфтәрләр, язу һәм рәсем төшерү өчен кирәк-яраклар сатып алырга кирәк. Портфельләр, мәктәп формалары, дәреслекләр һәм нәфис әдәбият яңа булмаса да, яхшы торышта булырга тиеш.

Акциягә ничек кушылырга кирәклеге турындагы тулырак мәгълүматны «Гаилә» үзәкләре телефоны – 8-800-347-5000 буенча яки Башкортстанның www.семьярб.рф порталында табарга мөмкин.

Башкортстанның Хезмәт министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2021 елда аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче 7185 гаиләдән 11568 балага 13 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Акциядә тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләре (социаль хезмәт күрсәтү, медицина, суд һәм хокук саклау системасы, гражданнар оборонасы), шәһәр, район һәм авыл биләмәләре хакимиятләре коллективлары катнаша ала. Акциядә катнашырга теләк белдергән зур коммерция предприятиеләре, кече һәм урта малтабарлык компанияләре саны да елдан-ел арта.

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итегез
Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итегез
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас в