Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Корбан бәйрәме игелеклелеккә өйрәтә

9 июльдә Чишмә поселогының хаҗи Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчетендә изге Корбан гаетен бәйрәм итү намаз һәм вәгазь уку белән башланды.

Корбан бәйрәме игелеклелеккә өйрәтә
Корбан бәйрәме игелеклелеккә өйрәтә

Районның имам-мөхтәсибе Зөфәр Собхангулов җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, вәгазь сөйләде.

– Корбан – ул корбанлык мал чалу гына түгел, ә тәкъвалык, изге эштә булу, Аллаһы Тәгаләгә ихласлык символы да, – диде ул.

Бу көнне җәмигъ мәчеткә гаиләләре һәм якыннары белән йөзләгән кеше килгән иде.

– Мин бу мәчеттә беренче тапкыр гына, узган елда Октябрьский шәһәреннән Чишмәгә туганнарыма яшәргә килдем. Сеңлем Рәзинә Гайнәтуллина һәм туганымның улы миңа мәрхәмәтлек күрсәттеләр. Шуңа күрә бу бәйрәмдә догалар укып, аларга һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерү өчен килдем, – диде 91 яшьлек Роза Мирхәбетдинова.

Уфа егете Динислам Исхаков Бәкәй авылында яшәүче туганнары белән килгән.

– Миңа бу бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре кызыклы, – ди ул.

Корбан бәйрәме яки корбан гаете (гайде корбан – фар. عید قربان ‘әйд-е корбан, гайд әзха – гарәп. عيد الأضحى‎ ‘ид әл-’әзха) – хаҗ тәмамлануын билгеләгән ислам бәйрәме.

Корбанлык мал намаз уку тәмамланганнан соң чалынды. Поселок халкы, узган еллардагы кебек, корбан итенә заказ бирә алды (барлык эшләр ветстанция белгечләре күзәтүендә узды). Моның өчен, имам-наиб Али хәзрәт Иманаев сүзләренә караганда, 70тән артык сарык китерелгән.

Мәчеттә барлык кунакларга да сый әзерләнде, ә приюттан килгән һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән булган 25 бала өчен мәчет каршындагы чирәмлектә табын корылды.

Корбан бәйрәм өч көн – 11 июльгә кадәр дәвам итте һәм бу көннәрдә мөселманнар корбан чалып мохтаҗларга тараттылар, сәдака өләштеләр, гаиләләре белән корбан итеннән авыз итеп догалар кылдылар, туган-тумачаларының хәлен белделәр.

Корбан бәйрәме игелеклелеккә өйрәтә
Корбан бәйрәме игелеклелеккә өйрәтә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас в