Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Гаиләгә саллы ярдәм

2021 елның җәендә Рәсәйдә кабул ителгән законга ярашлы, газ торбасын гражданнар яшәгән участок чигенә кадәр сузу дәүләт хисабына башкарыла.

Гаиләгә саллы ярдәм
Гаиләгә саллы ярдәм

Чишмәдә бу программа белән беренчеләрдән булып Елга аръягы бистәсендә яшәүче Фәридә һәм Альфрит Низаевлар файдаланган. Без аларга бу турыда берничә сорау бирдек:

– Альфрит, сез әлеге программа турында ничек белдегез?

– Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан ишеттек, район гәзитендә дә бу хакта язылган иде, – диде ул.

– Ә моңа кадәр йортыгызны ничек җылыттыгыз?

– Сигез ел буена электр казаны торды, нәтиҗәдә, җылылык бик кыйммәткә төшә иде, шуңа күрә газ кертергә булдык. Узган елның ноябрендә Күп функцияле үзәк аша газ үткәрүгә гариза бирдек, эшләр быел апрель аенда ук төгәлләнде, – дип хәбәр итте Альфрит.

– Аермасын тойдыгызмы инде?

– Әлегә газдан күп файдаланмыйбыз, әлбәттә, әмма коммуналь түләүләр сизелерлек кимеде. Без газ торбасын үзебезнең участоктан өйгә кадәр сузган өчен генә түләдек һәм кирәкле җиһазлар (казан, плитә, газисәпләгеч, торбалар һ. б.) сатып алдык. Газ кертү программасы авыл халкы өчен яхшы ярдәм булды, – дип җавап бирде Фәридә.

Шуны әйтик, элек газ торбасы өйдән ерак, өстәвенә юлның икенче ягында урнашкан булса, аны сузу бик кыйммәткә, кайчагында йөзләрчә меңгә, хәтта миллион сумга исәпләнә һәм бу күпләр өчен күтәргесез сумма иде. Хәзер исә бу чыгымнарны газ бүлү оешмалары үз өстенә ала.

Авыл халкы өчен газ кертү программасы бик зур ярдәм. Без Чишмә районының Бабик авылыннан тагын бер гаилә – дүрт бала әти-әнисе Гөлназ һәм Фәнзил Ишмурзиннар белән дә сөйләштек. Гаилә башлыгы авыл хуҗалыгында эшли, тормыш иптәше өй эшләре белән мәшгуль. Хуҗалыклары зур гына. «Газ кертү программасы турында ничек белдегез?» дигән сорауга Гөлназ Ишмурзина болай дип җавап бирде:

– Кешеләр әйтте, район гәзитендә дә бу турыда яздылар. Яңа йорт салгач, аны ел ярым утын ягып җылыттык. 2020 елның сентябрь аенда Күп функцияле үзәккә барып, газ үткәрергә сертификат алу өчен гариза бирдек. Бер айдан соң ук җавап алдык, мин аны газ хезмәтенә илтеп тапшырдым, – диде ул.

– Сез нинди сертификат турында сөйлисез?

– Хакимияттә аңлатуларынча, Башкортстанда ташламалардан файдаланучылар, шул исәптән күп балалы гаиләләр шәхси йортка газ керткәндә сертификат алала.

– Газга тоташтыруны озак көтәргә туры килдеме?

– Юк, газ кышка кадәр үткәрелде, барыннан да элек мин шат булдым. Хәзер мич ягу өчен барысыннан да иртәрәк торырга туры килми. Зур йорт иртәнгә кадәр бик тиз суына иде, – дип сөйләде Гөлназ.

– Үзегез нәрсә дә булса сатып алдыгызмы?

– Әлбәттә, үзебезнең акчага плитә һәм газ казаны алдык,

арзангарак төште, әлеге программа башланганчы кертсәк, кыйбат булыр иде, эшләрне дә тиз арада башкарып чыктылар, бик шатбыз. Балалар бар бит. Көтеп һәм өшеп утырырга туры килмәде, – диде Гөлназ канәгать елмаеп.

Чишмәлеләр өчен бу программа бик яхшы ярдәм, дип кыю рәвештә әйтергә була.

Гаиләгә саллы ярдәм
Гаиләгә саллы ярдәм
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас в