Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Кайда уку кыйммәтрәк?

«Электрогазета» Башкортстанның кайсы югары уку йортында белем алу кыйммәтрәк һәм арзанрак булуын исәпләп чыгарган. Башкорт дәүләт университетында «Юриспруденция» белгечлеге буенча уку өчен елына 350 мең сум түләргә туры киләчәк.

Кайда уку кыйммәтрәк?
Кайда уку кыйммәтрәк?

Авиация университетында инглиз телендә укыту программасы буенча «Очу аппаратларын һәм двигательләрен техник файдалану» белгечлегенә уку өчен 270 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Нефть һәм педагогия университетларында «Дизайн» кафедрасында уку бәясе дә югары. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында «Компьютер графикасы һәм анимация» юнәлеше буенча уку 282,43 мең сумга, Нефть-техник университетының «Дизайн» һәм «Костюм тегү һәм текстиль» факультетларында уку исә 210 мең сумга төшәчәк.

 

Фото: «Башинформ» МА

Кайда уку кыйммәтрәк?
Кайда уку кыйммәтрәк?
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас в