Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Көчле рухлылар өчен бәйге

Чишмә районы буенча инвалидлар җәмгыятенең «Родник» командасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган туристик слетта өченче урын яулады.

Көчле рухлылар өчен бәйге
Көчле рухлылар өчен бәйге

Турслет 28 июньнән 1 июльгә кадәр Хәйбулла районының Янтыш авылы янында Сакмар елгасы буенда узды. Бу урынга сәгать 11дә барып җиттек. Ярышлар башланганчы ук сынаулар үтәргә туры килде. Чишмә районы командасы озын һәм җиңел булмаган юлны лаеклы кичерде.

Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән чарада катнашучыларны хәйбуллалыларның кунакчыллыгы һәм республиканың көньяк өлешендәге табигатьнең матурлыгы – тау итәгеннән агучы чишмәләр, тау битләүләре һәм чәчәккә күмелгән болыннар таң калдырды.

Маҗараларсыз да булмады – җимерелергә торган агач күпер аша үттек. Аны хәвеф-хәтәрсез дәвам итү өчен егетләргә бераз төзә-тергә туры килде. Туристик слет – ул тау түбәләренә күтәрелү,  сулыклар аша үтү, юнәлешне дөрес билгеләү, теләсә нинди шартларда үз көчеңә ышану, онытылмаслык тәэссоратлар һәм бердәм коллективта чын дуслык, аралашу мөмкинлеге. Һәм, әлбәттә инде, җиңү шатлыгы – без алдынгы өч команда исәбендә.

Республика турслетында хәйбуллалылар җиңү яулады, ә Белорет районының инвалидлар җәмгыяте – икенче урында.

Безне тагын бер җиңү рухландырды – РФ Президенты грантының «Чикләрсез туризм» фонды проектын оттык.

Көчле рухлылар өчен бәйге
Көчле рухлылар өчен бәйге
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас в