Чишмэ
+28 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
8 Июля 2022, 06:04

Күңелле итеп Нарыстауга барып кайттылар

Чишмә районы пенсионерлары «Башкортча озын гомерлелек» проектын тормышка ашыру барышында республиканың табигать һәм архитектура һәйкәлләрендә булдылар.

Күңелле итеп Нарыстауга барып кайттыларКүңелле итеп Нарыстауга барып кайттылар
Күңелле итеп Нарыстауга барып кайттылар

Күптән түгел 57 кешедән торган тату һәм зур кампания иртәнге сәгать унда уңайлы автобуска утырып Хөсәенбәк һәм Турахан кәшәнәләренә экскурсиягә бардылар, борынгы һәйкәлләрнең соңгысы янында аларны Үрге Тирмә Мәдәният йорты коллективы ихлас кунакчыллык белән каршы алды. Альбина Әбуталипова кунаклар алдында чәкчәк белән милли бию башкарды.

– Юлга үзем белән һәрвакыт гармун алам, аның белән күңеллерәк! – диде Әүхәт Гәрәев.

Сәяхәтчеләрнең кәефе күтәренке иде. Сәфәр җыр-биюләр белән дәвам итте. Әлшәй районында «бәхет бүләк итүче» Сусак-Тау һәм «теләкләрне тормышка ашыручы» Чатыр-Тау янында тукталдылар.

«Нарыстау» базасына килеп җитүгә безнең туристларны башкорт милли ризыкларыннан әзерләнгән төшке аш көтте, кымыздан авыз иттеләр һәм камыр ризыклары белән үләнле чәй эчтеләр.

Төшке аштан соң теләгән кешеләр атта йөрделәр, шулай ук милли киемнәр киеп җәядән ату буенча турнирда катнаштылар.

Арытаба Нарыстауга менделәр. Уңайлы булсын өчен һәркемгә скандинавия таяклары таратылды.

Сәяхәт мәчеткә бару, Изге Гали чишмәсендә көмешле шифалы су эчү белән тәмамланды. Чыганакның шифасын тою өчен битләрен, кулларын юучылар, бозлы суга чумып чыгучылар да булды.

– «Башкортча озын гомерлелек» программасы буенча беренче тапкыр сәяхәткә бардык һәм бер дә үкенмибез. Бик күп тәээсоратлар алдык, барысы да: һава торышы, табигать, якты йөз белән каршы алган кунакчыл кешеләр, күңелле компания – бик ошады. Безне пенсионерлар дип тә әйтмәссең, күңел һаман яшь, аяклар җитез, салкын чыганакларда йөздек, тормышка сөенеп гомеркичерәбез, ә бу – иң мөһиме. Яхшы кәеф белән кире кайттык. Безнең кебек өлкән яшьтәгеләр өчен сәфәр оештыручыларга зур рәхмәт, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Лилия Губарькова.

Арып талсалар да, канәгать калган туристлар караңгы төшкәндә генә өйләренә кайтып җиттеләр. Юл буена сәяхәт турында сөйләшеп кайттылар. Барысының да күңеле булган, уңай хис-тойгылар алып, киләчәктә тагын да туган ягыбыздагы гаҗәеп урыннарны барып күрү теләге белән таралыштылар.

Исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге гражданнар өчен мондый сәфәрләр республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча оештырыла. Пенсионерлар өчен социаль турларның төп максаты –Башкортстанның табигать объектлары белән таныштыру гына түгел, ә өлкәннәргә дә сәяхәт итү өчен мөмкинлек бирү.

Күңелле итеп Нарыстауга барып кайттылар
Күңелле итеп Нарыстауга барып кайттылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас