Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 июнь 2022, 11:42

Ковид-19: безнең районда хәлләр ничек?

Коронавирус беркая китмәде – ул элеккечә янәшәдә генә.

Ковид-19: безнең районда хәлләр ничек?
Ковид-19: безнең районда хәлләр ничек?

Сишәмбе көнгә алынган мәгълүматлар буенча, районда 31 кеше, шул исәптән унбер бала авырый. Әлеге диагноз куелган кешеләрнең барысы да өйләрендә дәвалана. Дүшәмбе көнне чирләүчеләр исемлеген тагын тугыз кеше, шул исәптән дүрт бала тулыландырды. Ә гомумән алганда, бу чир белән авыручылар саны районда 8600 кешегә җитте, шул исәптән 3300е быел гына инфекция йоктырган. Элек балалар бу чиргә бик бирешеп бармаган булсалар, хәзер хәлләр үзгәрде һәм 1100 чирләүче бала теркәлде.
Вакцинация дәвам итә. Районда 10400 кеше, ягъни прививка ясатырга тиешле халыкның өчтән бер өлеше вакцина эшләткән.
12 яше тулган 53 үсмер вакцинацияләнгән.

Ковид-19: безнең районда хәлләр ничек?
Ковид-19: безнең районда хәлләр ничек?
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: