Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 июнь 2022, 18:08

Нәтиҗәләр 6 июльдә билгеле була

Кара гель ручка, бер шешә су, шоколад һәм паспорт. Бу исемлек нинди дә булса фәннән тапшырылган имтихан биремнәре белән тулыланырга мөмкин. Чыгарылыш сыйныф укучыларына белемнәрен тест рәвешендә тапшырасы кала.

Нәтиҗәләр 6 июльдә билгеле була
Нәтиҗәләр 6 июльдә билгеле була

Кара гель ручка, бер шешә су, шоколад һәм паспорт. Бу исемлек нинди дә булса фәннән тапшырылган имтихан биремнәре белән тулыланырга мөмкин. Чыгарылыш сыйныф укучыларына белемнәрен тест рәвешендә тапшырасы кала.

Альбина Уразмәтова 100 балл алуга ирешкән

8 июньдә химия, география һәм әдәбият буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының тәүге сөземтәләре билгеле булды. Район өчен күңелле яңалык – гимназия укучысы Альбина Уразмәтова химия буенча 100 балл алган. 1нче мәктәп укучысы Лиана Фәсхетдиновада – 99, гимназия укучысы Зарина Юлдашевада – 84 балл.

9 июньдә 49 укучы җәмгыять белеме буенча имтихан тапшырды.

14 июньдә – чит телләр («Сөйләшү» бүлегеннән тыш) һәм биология буенча сынаулар. 16 июньдә исә чит телләр («Сөйләшү» бүлеге), 20 һәм 21 июньдә информатика буенча имтиханнар көтә.

Нәтиҗәләр 6 июльдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

Укучыларның казанышларына сөенәм

Рима Ибатуллина белән Эльмира Мөслимованы бер нәрсә – чит телләр өйрәнүгә мәхәббәт бәйли. Рима Нәҗип кызы – 1нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы, ә Эльмира быел шул мәктәпне тәмамлый. Унберенче сыйныф укучысы дүрт ел инглиз телен тирәнтен өйрәнгән. Максатчанлыгы һәм белемгә омтылышы ярдәмендә укучы быел инглиз теле буенча республика олимпиадасында призер булган. Шунысы да игътибарга лаек, биремнәр әлеге телне камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен тәгаенләнгән булган. Әмма ул сынатмаган.

– Укучыларыңның уңышларга ирешүе һәм югары дәрәҗәдә бәяләнүе күңелле хәл. Чөнки аларның җиңүе – ул укытучының да үсеш күрсәткече! – дип билгеләп үтте Рима Нәҗип кызы.

Укучыларга фән кызыклы булсын өчен укытучыга алар белән бер дулкында булу мөһим, дип саный Эльмира Мөслимова.

– Башка буын кешеләре белән аралашу җиңел түгел, ә Рима Нәҗип кызы игелекле, ачык йөзле, ярдәмчел һәм юмор хисле кеше. Күпләр өчен ул дус була белә – дәресләр уңайлы мохиттә уза. Һәм, әлбәттә, ул – үз эшенең остасы. Чөнки инглиз телен, барыннан да элек, укытучым аркасында яраттым. Гәрчә башта фәнгә тартылу булмаса да. Җиденче сыйныфтан соң гына инглиз телен яратуымны һәм киләчәгемне нәкъ телләр өйрәнү белән бәйләргә теләвемне аңладым. Рима Нәҗип кызына теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә була – ул аралашырга әзер. Хәтта авырып больничныйга киткәч тә юлын таптык – дистанцион шөгыльләндек. Минем бер дустым Бөекбританиядә яши, аның белән скайп аша Шекспир телендә генә аралашырга тырышабыз.

Әйткәндәй, әлеге вакытта Эльмира Мөслимова

14 июньдә инглиз теленнән булачак имтиханга әзерләнә. Аның белән бергә тагын алты укучы имтихан тапшырачак. Киләчәктә Эльмира кытай телен дә өйрәнергә тели.

Паникасыз гына

Калмаш авылыннан унберенче сыйныф укучылары Илһам белән Айдарның әти-әнисе әнә шулай ди. Аларның Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру буенча тәҗрибәсе бар инде.

Альмира белән Рәис Урмановларның өч улы бар. Айдар – кече уллары.

– Әлегә ул кайсы уку йортына керәчәген төгәл белми, шуңа күрә мотлак имтиханнардан рус телен һәм профиль дәрәҗәдәге математиканы, ә сайлау буенча җәмгыять белемен, тарих һәм географияне тапшырачак. География буенча 68 балл алды. Барлык фәннәр буенча нәтиҗәләр игълан ителгәч, нинди һөнәргә укыячагын билгеләр. Әлбәттә, бик борчылабыз. Егетләр үзләренең хис-тойгыларын сиздерми, барысын да эчләренә җыялар, безне тынычландырган булалар, ә абыйлары киңәш бирә, – ди әнисе.

Ул Калмаш мәктәбендә имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсен югары дип бәяли.

Илһам Хәмзин да гаиләдә өченче бала.

– Улыбыз җиденче сыйныфтан ук медицина университетына укырга керергә әзерләнә башлады. Шуңа күрә, мотлак фәннәрдән тыш, биология һәм химия буенча имтихан тапшыра, – дип хәбәр итте әнисе Рита Хәмзина. – Үзебез дә укытучылар, ел саен барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен борчылабыз һәм җан атабыз. Зур улларыбыз үз вакытында Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырдылар. Камил Башкорт дәүләт аграр университетны кызыл дипломга, ә Ильяс Эчке эшләр министрлыгы мәктәбен тәмамлады. Илһам да алардан калышырга теләми, абыйларыннан үрнәк ала. Ул укытучылар белән дә, репетитор белән дә шөгыльләнде, хәзер башын да күтәрмичә имтиханнарга әзерләнә. Тиздән барлык сынаулар артта калыр, нәтиҗәләр билгеле булыр. Шуннан соң гына ял итәрбез, – диде ул.

Закон бозу очракларыачыкланмады

Җәмәгатьчелек күзәтчесе Альмира Мәкъсүтова районда БДИ тапшыру барышында барлык таләпләр үтәлә дип билгеләде. Имтиханнар тапшыру пунктында мотлак рәвештә федераль күзәтүче, БР Мәгариф министрлыгы вәкиле булачак, шулай ук медпункт та эшли.

– Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга җитди әзерләнеп киләләр, фәннәрне аңлы рәвештә сайлаганнардыр, дип уйлыйм, – дип хәбәр итте Альмира Әләм кызы.

Имтихан алдыннан ничек борчылмаска?

Иң мөһиме, дулкынлану стресска әйләнмәсен. Моның өчен түбәндәге киңәшләргә колак салырга кирәк, диде район мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова.

Табиб кушмаса, тынычландыручы дарулар эчмәскә, чөнки препаратның организмга ничек тәэсир итәчәген алдан белеп булмый. Дару урынына үлән чәйләре эчү, шоколад ашау, җылы ванна кереп чыгу әйбәтрәк. Спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү, бассейнда йөзү, сулыш күнегүләре ясау стрессны киметә ала. Шулай ук өй җыештыру һәм хуҗалыктагы гадәти эшләр дә курку хисен җиңәргә ярдәм итәчәк.

Имтихан алдыннан ял һәм йокы турында да онытырга ярамый. Кичерешләрең турында туганнарың һәм якыннарың белән уртаклашу мөһим, алар җылы сүз белән булса да, күңелне күтәреп җибәрер. Иң мөһиме, төшенкелеккә бирелмәгез!

Кирәк булса, балалар һәм әти-әниләр өчен тәүлек буена «ышаныч телефоны» – 8-800-2000-122 эшли. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында квалификацияле психологтан консультация алырга, ярдәм сорап «Гаилә хезмәтенә» дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Нәтиҗәләр 6 июльдә билгеле була
Нәтиҗәләр 6 июльдә билгеле була
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: