Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 Май 2022, 09:24

Чик сакчылары эшчәнлеген дәвам итә

28 май – Чик буе гаскәрләре яки Чик сакчысы көне. 2014 елда безнең районда Әсәдуллин Ильяс Рәис улы исемендәге Чишмә районы буенча чик буе гаскәрләре ветераннары берлеге оештырылган.

Чик сакчылары эшчәнлеген дәвам итә
Чик сакчылары эшчәнлеген дәвам итә

28 май – Чик буе гаскәрләре яки Чик сакчысы көне.

2014 елда безнең районда Әсәдуллин Ильяс Рәис улы исемендәге Чишмә районы буенча чик буе гаскәрләре ветераннары берлеге оештырылган.

Бу идея «Новосибирск шәһәре чик сакчылары ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы» җитәкчесе Олег Колесников ярдәме белән Чишмәдә яшәүче элекке чик сакчысы Валерий Иванов тарафыннан тормышка ашырылган. Алар хәрби хезмәттәшләре, 1985 елның

18 июнендә, беренче Чечня сугышы барганда Ватаныбыз чикләрен батырларча саклап һәлак булган Ильяс Әсәдуллин каберенә һәйкәл кую турында карар кабул иткәннәр. Ул Чишмә районының Түбән Хаҗәт авылы зиратында җирләнгән.

2013 елның июлендә һәйкәл ясау эшләре башлана, моның өчен акча бөтен Рәсәй буйлап җыела. Проект һәм дизайн эшләнә, ә һәйкәл үзе 2014 елда куела. Шул ук елның ноябрендә гамәлдәге оешма барлыкка килә, безнең районның чик буе гаскәрләре ветераннары арасында җыелыш үткәрелә һәм устав кабул ителә.

Алар чик буе гаскәрләре ветераннарының форум-слетларында катнашалар, Новосибирскидагы иптәшләре һәм республика районнары ветераннары белән элемтәдә торалар.

2015 елда, Ильяс Әсәдуллинның вафатына 20 ел тулуга багышлап, Игнатовка мәктәбенә мемориаль такта куелды, мәктәп музеенда батыр якташыбыз хөрмәтенә стенд та бар.

Чик сакчылары еш кына Игнатовка һәм Чишмә авылы мәктәпләрендә оештырылган чараларда булалар, батырлык дәресләре үткәрәләр. 28 майда, Чик сакчылары көнендә, алар традиция буенча балалар приютына барып ятимнәрнең күңелен күрәләр – күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшыралар. Бервакыт алар хәтта үзләре белән овчарка да алып барганнар һәм аның нинди командалар белүен һәм чик буен бозучыны ничек тоткарлавын күрсәткәннәр. Балалар бик канәгать калганнар.

30 яки 31 декабрьдә дә, электән килгән гадәт буенча, сабыйларга бүләкләр, уенчыклар алып, Кыш бабай булып килеп, бәйрәм белән котлыйлар. Коронавирус таралу сәбәпле чикләү чаралары кертелгәч балалар янына килеп булмаган, әмма элекке чик сакчылары үз эшчәнлеген арытаба да дәвам итәргә планлаштыра.

Хәзерге вакытта Чишмәдә барлык буын чик сакчылары истәлегенә багышлап һәйкәл ачу өстендә эш алып барыла, моның өчен акча җыела, расланган проектлары бар, Революция урамында һәйкәлнең нигезе дә салынган инде.

Чик сакчылары эшчәнлеген дәвам итә
Чик сакчылары эшчәнлеген дәвам итә
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: