Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 Май 2022, 15:18

Ветераннар өчен парад үтте

Җиңү көне алдыннан Чишмә районында өченче тапкыр «Ветеран йорты янында парад» Бөтенрәсәй акциясе узды.

Ветераннар өчен парад үтте
Ветераннар өчен парад үтте

Бөек Ватан сугышы ветераннары – Чишмә поселогыннан Ришат Акбетов, Бәкәй авылыннан Солтан Хәйдәров һәм Урта Усманнан Минислам Гыймранов өчен бәйрәм парады өйләре янында үтте. Акция район хакимияте һәм Алкин-2 авылында урнашкан 12нче Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский аерым гвардия инженерлар бригадасының хәрби оркестры катнашлыгында оештырылды.

Беренче булып Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат Акбетовны котладылар. Оркестр композитор Давид Тухмановның атаклы «Җиңү көне» көен уйнап җибәрде, музыкантларның бакыр быргылары кояш нурлары астында җем-җем килделәр. Арытаба парад белән хәрби хезмәткәрләр үтте. Ришат Ганиатулла улы инвалидлар коляскасында булса да, үзен бик яхшы хис итте, солдатларны сәламләде, бәйрәм белән котлаулары өчен рәхмәт белдерде.

Быел парадта мәктәп укучылары-шәйморатовчылар да катнашты. Алар «Шәйморатов генерал» җырын башкарганда карт солдат та аларга кушылып җырлады.

Бәкәй авылында яшәүче ветеранны – авылдашлары Солтан Хәйдәровны котларга мәктәп укучылары һәм укытучылар килделәр. Хәрбиләр тантаналы рәвештә урамнан үткәннән соң, аңа бүләкләр тапшырылды.

– Сезне бөек бәйрәм белән котлыйбыз. Казанышларыгыз турында онытмыйбыз. Мондый күркәм вакыйгага укучыларның да килүенә бик шатмын, яшь буын бу традицияләрне һәрвакыт сакласын! – диде бригада командирының тәрбия эше буенча урынбасары, подполковник Андрей Рикунов.

Минислам Гыймранов хөрмәтенә парадка бөтен Урта Усман халкы җыелды. Район Мәдәният сарае артистлары ветераннар өчен сугыш еллары җырлары белән концерт куйдылар.

– Безнең өчен әлеге акция – Сезгә шәхсән рәхмәт белдерү мөмкинлеге. Сезнең һәркайсыгыз Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән һәм тирән ихтирамга лаек. Тыныч күк йөзе бүләк иткән сугышчылар алдында баш иябез. Ветераннарга ныклы сәламәтлек телим һәм Җиңү өчен рәхмәт белдерәм! – дип мөрәҗәгать итте район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Бу көнне бала чагында концлагерь тоткыны булган Мария Суздальны да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Бу хакта Ришат Әнис улы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Ветераннар өчен парад үтте
Ветераннар өчен парад үтте
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: