Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Фронт сызыгы аръягында

А. ДЕРИПАСКО («Ленин юлыннан», 1980 елның 8 маендагы 56нчы сан) Десант караңгы төндә төшерелде. Бер сәгать тә үтмәгәндер, барлык парашютчылар да тулы сугышчан хәзерлеккә китерелде.

Совет автоматчылары Сталинград янындагы далада дошманга каршы атакага күтәрелә. 1942 ел. Александр Капустянский фотосы (www.visualrian.ru)
Совет автоматчылары Сталинград янындагы далада дошманга каршы атакага күтәрелә. 1942 ел. Александр Капустянский фотосы (www.visualrian.ru)

Десантчыларга совет гаскәрләре Курск дугасында дошман оборонасын өзәргә хәзерләнгән участокта тылдан торып немец-фашист гаскәрләренең бер өлешен үзләренә җәлеп итү бурычы йөкләтелә.

Таң ату белән биредә каты сугыш башлана. Десантчыларга каршы дошманның пехота гаскәрләре, танклары һәм авиациясе җибәрелә. Безнең гаскәрләрнең сафлары сирәгәя, десантчылар тирәсендәге боҗра кысылганнан кысыла бара. Яралыларны землянкаларга ташыйлар. Алар арасында Иван Петрович Чуб та була.

Төшкә таба снарядлар, бомбалар ярылуы, автомат тавышлары тынып кала. Шул вакыт землянкага өч фашист килеп керә дә, үлем хәлендәге яралы сугышчыларның сәгатьләрен, йөзекләрен салдырып һәм башка әйберләрен талап ала башлый. Каршылык күрсәткәннәрен шунда ук автоматтан аталар. Пычрак эшләрен тәмамлагач, алар чыгып китәләр, землянкада тынлык урнаша, тик тере калган яралыларның вакыты-вакыты белән каты ыңгырашулары гына ишетелә.

Иван Петрович икенче көнне кичкә таба гына аңына килә һәм Настя дигән хатын үз өенә алып кайтканын белә. Бишенче көнне фашистлар моны сизеп калып, барлык яралы сугышчыларны да җыеп алалар һәм өч рәтле чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьга илтәләр. Лагерьны этләр белән саклап торалар. Яралыларны барактагы ике катлы сәкеләргә урнаштыралар. Аларга бернинди дә ярдәм күрсәтелми, көнгә бер тапкыр гына сохари кисәге һәм бер кружка су бирәләр. Еш кына сохарины пешкән шикәр чөгендере тамыры белән алмаштыралар. Азыкны яралыларга рус кызы Марийка тарата.

Дәва булмаганлыктан һәм начар азыктан, һәр көнне берничә кеше үлә, алар урынына яңадан яңа яралы солдатларны китерәләр.

Бервакыт азык таратканда Марийка яралылар янына шуышып килә дә, чак ишетелерлек итеп: безнекеләр якынлаша; үлгәнгә салышыгыз, үлекләрне фашистлар алып китми, ди.

Чынлап та, тиздән орудие тавышлары якыная. Гитлерчылар ашыга-ашыга яралыларны каядыр озата башлыйлар. Гадәттә аларны аякларыннан сөйрәп алып носилкаларка салалар да автомашиналарга төйиләр. Җан әсәре булмаганнарын сәкедә калдыралар.

Немецлар китеп бер-ике сәгать үткәч, баракка үзебезнең медработниклар килеп керә Шулай итеп, Иван Петрович һәм берничә кеше госпитальгә эләгә. Ләкин сугыш аның сәламәтлеген тәмам какшаткан була инде. Иван Петрович өендә үлде. Исән чагында ул миннән фронт аръягында үз гомерен куркыныч астына куеп, совет сугышчыларын коткарган кыю кешеләр турында язуымны үтенде.

 

Фронт сызыгы аръягында
Фронт сызыгы аръягында
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: