Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Бәйрәм көнендә үтәчәк чаралар калейдоскобы

Җиңү көнендә Рәсәй эстрадасы йолдызлары катнашлыгында бәйрәм концерты була. 19 сәгатьтә «Торатау» Конгресс-холлы амфитеатры мәйданчыгында булачак бәйрәм программасында Рәсәйнең халык артисты Николай Басков һәм РСФСРның халык артисты Лев Лещенко чыгыш ясаячак. Чара кичке 10да бәйрәм фейерверкы белән тәмамлана.

Бәйрәм көнендә үтәчәк чаралар калейдоскобы
Бәйрәм көнендә үтәчәк чаралар калейдоскобы

Рәсәй Герое – генерал Шәйморатов һәйкәле нигезенә җир белән гильза салуга багышланган «Хәтер җире» республика марафоны бәйрәмгә багышланган мөһим вакыйга булачак. Тантаналы чара 9 майда үтә. Чарага беренче булып Белорет кушылды. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаллар, обелисклар һәм һәйкәлләр территориясендәге җир бөтен республикадан җыелачак. 

Башкортстанда 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, гадәттәгечә, чаралар узачак. Рәсми чаралар 8 майда «Хәтер бакчасы» халык-ара проекты барышында ветераннар, Рәсәй Геройлары һәм яшьләр катнашлыгында «Геройлар аллеясы»н һәм «Җиңү урманнары»н утыртудан башлана.

Алкин-2дә төзелүче «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркы агач утырту өчен төп мәйданчык булачак. Монда 400 төп юкә үсентесе утыртылачак.

Аны «Яшел Башкортстан» хәрәкәте белән берлектә Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

«Геройлар аллеясы»нда тагын 50 агач үсентесе утыртыла. Һәр мөхтәрәм кунакка үсентеләр утыртканда ярдәмгә берәр шәйморатовчыны һәм яшь армиячене билгелиләр. Агачларны утыртканнан соң, геройның QR-кодлы исеме белән табличка урнаштырыла.

Бөек Ватан сугышы ветераннары бәйрәм алдыннан 10 мең сум күләмендә акча ала. Аны алу өчен гариза язу мөһим түгел, ул Пенсия фондындагы мәгълүматка нигезләнеп билгеләнә.

Рәсәй Мәдәният министрлыгы 1 майдан 10 майга кадәр «Пушкин картасы»: «май бәйрәмнәрен Пушкин картасы белән ничек уздыру турында 10 идея» программасын гамәлгә ашыру буенча киң колачлы кампания үткәрә. Безнең республикада да бик күп кызыклы чаралар әзерләнә.

Сulture.ru порталы яки Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында бәйрәм ялларын кызыклы итеп үткәрү мөмкинлеге турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Фото: Anatoly Lomokhov/Global Look Press/www.globallookpress.com

Бәйрәм көнендә үтәчәк чаралар калейдоскобы
Бәйрәм көнендә үтәчәк чаралар калейдоскобы
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: